Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Югары Чегодайда яшәүче Мәхрүзә әби Исмәгыйлева 90 яшендә дә җырлап юана

Бүген Мәхрүзә әби гадәттәгедән дә иртәрәк торган. Әле бәлешкә бәрәңге дә арчышкан. Кызлары белән бергә, кунакларга табын көйләгәннәр. -Әни көн буе әкрен генә җырлап утырды, - ди аның белән бергә яшәүче кызы Сәгадәт. - Ул бик тере, оптимист кеше, безгә урынлы, әйбәт киңәшләр бирә. Намазны калдырмый. Югары Чегодайның иң өлкән...

Бүген Мәхрүзә әби гадәттәгедән дә иртәрәк торган. Әле бәлешкә бәрәңге дә арчышкан. Кызлары белән бергә, кунакларга табын көйләгәннәр.

-Әни көн буе әкрен генә җырлап утырды, - ди аның белән бергә яшәүче кызы Сәгадәт. - Ул бик тере, оптимист кеше, безгә урынлы, әйбәт киңәшләр бирә. Намазны калдырмый.
Югары Чегодайның иң өлкән әбисе, бүген 90 яшен тутырган Мәхрүзә Зәки кызы Исмәгыйлева барына да шөкрана кылып яши.
-Без яхшы, тук тормышны күрдек, мондый рәхәтлек әниләргә генә эләкмәде шул,- ди ветеран.- Аллага шөкер, элек авырлыклар күп булса да, хәзер зарланырга сәбәп юк. Газ, ут, су, пенсия өзелми, ризык күп.
Аның дүрт баласы исән, үз көннәрен үзләре күреп яши, монысы үзе бер шатлык. Түбән Камадан Фәридәсе, Казаннан оныгы Наилә сумка-сумка тәм-том, бүләкләр алып кайтканнар, рәхмәт яусын. Көн салкынчарак булгач, кичен оныгы бүләк иткән мамык жилетны киеп куйган Мәхрүзә әби. Мәскәүдәге улы Юнес, Чирмешәндә яшәүче Фәрит тә газиз әниләрен котлаганнар, теләкләр ирештергәннәр.
Мәхрүзә әби май-сыр заводында, колхозда да эшләгән. Гомер буе мал асраганнар. Әле бүген дә абзарларында тавыклар кыткылдап йөри. Йортлары шәп, якты, нурлы. Күршеләре ипле.
Юбилярның күзләре генә начаррак күрә икән, олыгаю үзен сиздерәдер инде. Ике ел элек, егылып, аягын авырттырган, шуңа күрә өйләреннән ерак китә алмый. Аның каравы, яше-карты аларга хәл белергә, кич утырырга килә икән.
Мәхрүзә Зәки кызын районнан да килеп тәбрикләделәр, юбилеена район җитәкчесе исеменнән - җылы юрган һәм йомшак мендәрләр, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырдылар. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингуловның аның өенә үк килеп теләкләр теләвенә, хәл белүләренә, балаларының үзенә күрә бәйрәм ясауларына юбиляр бик сөенде.
Сүз уңаеннан, Мәхрүзә Исмәгыйлевага, сугыш ветеранының тол хатыны буларак, Казанда квартира да биргәннәр.
Якташыбыз изге күңелле кеше. Ул балаларына, оныкларына, тирә- күршеләргә, гомумән, барча халыкка гел теләкләр теләп, дога кылып тора, кадер-хөрмәттә яшәвенә кинәнеп туялмый.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Чегодай юбиляры