Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яулык та – зур бүләк

Лашман авылында быел җиде пар бергә гомер итүләренең илле, илле биш, алтмыш еллыкларын билгеләп үтә. Авыл мәдәният йортына дәшеп, юбилярларны башкаларга, бигрәк тә яшьләргә, үрнәк итеп сөйләделәр. Чарага чакырылучыларның иң олылары - Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф абый һәм пенсионер-укытучы Миңнегөл апа. 60 ел бергә яшәгән Гыйматдиновларга район башкарма комитетының...

Лашман авылында быел җиде пар бергә гомер итүләренең илле, илле биш, алтмыш еллыкларын билгеләп үтә. Авыл мәдәният йортына дәшеп, юбилярларны башкаларга, бигрәк тә яшьләргә, үрнәк итеп сөйләделәр.

Чарага чакырылучыларның иң олылары - Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф абый һәм пенсионер-укытучы Миңнегөл апа. 60 ел бергә яшәгән Гыйматдиновларга район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлназ Закирова "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды.
8нче июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китереп оештырылган бу чарага узган гасырның 50нче еллар ахыры - алтмышынчы еллар башында өйләнешкән парлар килгән.
- Аллага шөкер, ялгышмадым. Артык бай булмасак та, җитеш тормыш белән, бәхетле яшәдек,- ди Гариф абый Гатин. - Апагыз бик сабыр, тыңлаучан иде.
Бүгенге яшьләр дә шундый күндәм булсыннар. Гомер бер тапкыр гына бирелә бит.
Берсеннән-берсе матур биш кыз үстергән Гариф һәм Нәгыймә Гатиннар 55 ел бергә гомер кичергәннәр.
Зөлхиҗә апа Мөхәммәтҗанова, оныклары әйтүенчә, иң тәмле, "фирменный коймаклар" пешерә белүче әби, ә бабалары Шакир исә, балаларының балаларын җыеп, алар белән, үзләре әйтмешли, "Жигули" - тазга утырып тау шуарга да иренмәүче зат. Йорт җирләрен пөхтә итеп тотучы, балалары, кияү-киленнәре белән әвәрә килеп, кайнап яшәүчеләрнең берсе алар - Мөхәммәтҗановлар.
1963нче елда парлашкан Рәисә апа һәм Хәсән абый Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә дә 50 яшь. Гаилә башлыгы заманында бөтен районга данлыклы, алдынгы комбайнчы. Урак чорында аның исеме район газетасы битләрендә еш чагыла иде. Хатыны Рәисә апа иренең макталуына тыйнак кына сөенеп, кайнанасы, кайнатасы белән уртак тел табып, дус-тату яшәгән авыл апасы.
- Әти-әниләр белән дә, шөкер, матур яшәдек. Аларны ирем белән хәзер дә юксынып, сагынып искә алабыз,- ди Рәисә апа.
Авыл мәдәният йортындагы чарага юбилярларны котларга аларның балалары, туган-тумачалары да килгән иде.
- Безнең Зәкия җиңги кешене беркайчан бер чынаяк чәен эчермичә чыгармады. Һәрвакыт ачык йөзле булды,- ди сәхнәгә бүләкләрен күтәреп менгән Миннури апа Сафиуллина. Ул Зәкия һәм Миндар Яруллиннарны гаилә бәйрәмнәре белән котлады.
Әсхәт абый белән Сания апа Сәлаховлар 1963нче елда клубта очраша. Бер күрүдә үк кызны ошата егет. Яшьләр күп тә үтми өйләнешәләр. Ат белән арчи төшә. Аяк астына толып салына, теле балдай булсын дип, бал каптырып киленне каршы алалар. Әхмәтшәрип бабай никах укый…
- Әсхәт абый, Сания апага биргән беренче бүләгегезне хәтерлисезме? - дигәч сорауга Сания апа, үзе конкрет җавап бирде: - Ул вакытта кая инде зур бүләкләр, яулык та, бер метр ситсы инде.
Уен-көлкеле, матур хатирәле кичәдә Лашман авыл җирлеге советы башкарма комитеты җитәкчесе Дания Нуретдинова юбилярларга матур чынаяклар бүләк итте. Моннан соң әби-бабайлар мәдәният йортында ук көйләнгән табыннар янына утырып чәйләп тә алдылар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Юбилярлар