Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Урманасты Үтәмешкә Нәүрүзбикә килде

Урманасты Үтәмештә беренче тапкыр Нәүрүз бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта байтак халык җыелды. Әүвәл авыл яшьләре, өйдән-өйгә кереп, шигырьләр әйттеләр, йорт хуҗаларына исәнлек - саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөрделәр. Гармун тавышын, дәртле җырларны ишетеп, бар да мәдәният йортына ашыкты. Үтәмешлеләр бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Клуб каршындагы театральләштерелгән...

Урманасты Үтәмештә беренче тапкыр Нәүрүз бәйрәмен зурлап үткәрделәр.

Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта байтак халык җыелды. Әүвәл авыл яшьләре, өйдән-өйгә кереп, шигырьләр әйттеләр, йорт хуҗаларына исәнлек - саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөрделәр. Гармун тавышын, дәртле җырларны ишетеп, бар да мәдәният йортына ашыкты.
Үтәмешлеләр бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Клуб каршындагы театральләштерелгән тамашада гына да дистәләп кеше катнашты.
Бер якта зур казанда пылау пешерү өчен учак якканнар. Рәткә тезелгән самавырларда чәй кайнап тора.
-Без аларны авыл буйлап җыйдык дисәң дә ярый,-ди бүгенге бәйрәмдә самавырлар өчен "җаваплы" Рәмил Хөсәенов. Ул самавырлар яныннан бер минутка да китми, тыңлап кына тора, берәрсе чыжламый башласа, итек янәшәдә... Самавырда кайнаган чәй аеруча тәмле була шул. Әнә, әле берсе, әле икенчесе килеп, чәй ясый да, тамаша карарга ашыга.
-Элек безнең якта мондый бәйрәм үткәрмиләр иде,- ди пенсионер Мәрьям апа Минхәерова. - Безнең балачак авыр елларга туры килде шул, ә хәзер, Аллага шөкер, мул тормышта яшибез. Бәйрәм итсәк тә була. Рәхмәт, бик күңелле оештырганнар, бик ошады.
Әйе, ошамаслык та түгел. Бер-бер артлы җырлар яңгырады, җырлы-биюле уеннар да булды. Нәүрүзбикә килеп чыккач бәйрәм тагын да ямьләнде. Ләкин Кыш бабай да китәргә ашыкмый. Ул Нәүрүзбикәне көч сынашырга чакырды.
Тәмле пылау исе дә күпләрнең борыннарын кытыклый башлады. Халык, тәлинкәләр тотып учак тирәсен әйләндереп алды. Пылау учак ялкынында телеңне йотарлык тәмле булып пешкән.
-Бәйрәмне үткәрергә ярдәм иткән "Үтәмеш" хуҗалыгы җитәкчесенә, авыл җирлеге Советына, Чулпан Ногмановка, Марат Бәдретдиновка, гомумән, бу бәйрәмгә үз өлешен керткән һәрбер авылдашыма зур рәхмәтебезне белдерәм,- диде Урманасты Үтәмеш мәдәният йорты директоры Фиалка Носкова.
Бәйрәмнән фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/168-2014-03-24-10-22-00.html
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Нәүрүз бәйрәме

2
X