Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Үтәмештән Рәшидә Бәдретдинованы ике Президент котлаган

Фронтовикларга сөт кирәк дип, сугыш вакытында Рәшидә апалардан сарык саудыралар. Җиткерелгән планны арттырып үтәгән өчен, берсендә аны, үзе әйтмешли, матур артлы чанага утыртып, Чирмешәнгә алып баралар. Алдынгы колхозчыга бу көнне алты метрлы ситса бүләк ителә, бераз акча да бирәләр. Балачактан гел шулай беренче булырга тырыша Рәшидә. Мактаулы, эштә әрсез, "правур"...

Фронтовикларга сөт кирәк дип, сугыш вакытында Рәшидә апалардан сарык саудыралар. Җиткерелгән планны арттырып үтәгән өчен, берсендә аны, үзе әйтмешли, матур артлы чанага утыртып, Чирмешәнгә алып баралар. Алдынгы колхозчыга бу көнне алты метрлы ситса бүләк ителә, бераз акча да бирәләр.

Балачактан гел шулай беренче булырга тырыша Рәшидә. Мактаулы, эштә әрсез, "правур" була. Күптән түгел 90 яшен тутырган әби үткәннәрне искә алып:
-Әти: "Хәрәкәттә-бәрәкәт, кызым, эшләгән кеше бай булмаса да, аптырамый", - дия иде. Ул әйткәнчә яшәдем, эшләмәгән эш калмады. Берсендә 35-40 градус салкында Яштәбәй урманында утын кистек. Аннан аны төяп, трактор арбасына утырып, Норлатка илтә идек. И, и, аларны искә төшерсәң, күп инде...
Урманасты Үтәмеш авылыннан Рәшидә әби Бәдретдинованың юбилеен балалары бөтен туган-тумачаны җыеп, Чирмешәндә ресторанда үткәрергә булганнар.
-Ирем Сарыйм 52 яшендә китеп барды. Балалар, шөкер, хәсрәт китермәделәр, - ди юбиляр. - Үзем әрсез булдым, русча белмәсәм дә, анда-монда барсак, квартирга керергә сорарга мине җибәрәләр иде. Балаларны да шундый булсыннар, дип тәрбияләдем. Миңа кайтып зарланып елыйсы булмагыз, өйгә елап бетереп керегез, бүтән сугышмассыз, дия идем. Матчага чыбыгым кыстырган иде, алай-болай тәртип бозсалар, матчага бер карап алуым җитте. Гомер үтте, хәзер авылда яңа йортта ялгызым гына яшим. Шөкер, үземне-үзем карап торам, балалар да гел монда инде.
Рәшидә әби үстергән сигез баласыннан җидесе исән-сау. Әниләре кебек уңганнар. Зур урында эшләүчесе бар. Марс Сарыйм улы Бәдретдинов ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешкән кеше. Мансуры - Чирмешәндә төзелеш оешмасы җитәкчесе, кызлары - Роза үзебездә аптека тота, Гөлшаты район үзәк больницасында эшли. Гөлгенә, Гөлсем, Марс, Марат Казанда яшиләр.
Туган көн мәҗлесенә балалар, оныклар, оныкларның балалары җыелган. Кунаклар - әллә кайлардан.
Юбилярны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да мәҗлескә килеп котлады. Рәшидә әбигә Россия Президенты Владимир Путин котлавын җиткерделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Татарстан хакына күпьеллык, нәтиҗәле хезмәте өчен, хезмәт ветеранына Рәхмәт хаты юллаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урманасты Үтәмеш котлау юбиляры