Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 31 август 2016 яңалыклары

    • 31 август 2016 - 17:36
      Чирмешәндә - Республика көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)
      Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
      0
      0
      0
    • 31 август 2016 - 12:25
      Чирмешәндә фестиваль узачак
      Район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 9 сентябрь көнне фестиваль узачак. Программада: иҗади бәйгеләр, спорт ярышлары, кул эшләнмәләре күргәзмәсе. Белешмәләр өчен телефон: 2-29-84; 8-927-673-47- 90.
      3529
      0
      0
    • 31 август 2016 - 10:22
      Үтәмештән Рәшидә Бәдретдинованы ике Президент котлаган
      Фронтовикларга сөт кирәк дип, сугыш вакытында Рәшидә апалардан сарык саудыралар. Җиткерелгән планны арттырып үтәгән өчен, берсендә аны, үзе әйтмешли, матур артлы чанага утыртып, Чирмешәнгә алып баралар. Алдынгы колхозчыга бу көнне алты метрлы ситса бүләк ителә, бераз акча да бирәләр. Балачактан гел шулай беренче булырга тырыша Рәшидә. Мактаулы, эштә әрсез, "правур"...
      3614
      0
      0
    • 31 август 2016 - 07:39
      Чирмешәндәге бәйрәмгә Самара өлкәсеннән дә килделәр (+ФОТО)
      Әмирдән Айнур Галимов, Ивашкинодан Анна Макарова, Югары Кәминкәдән Алмаз Мөксинов, Яңа Элмәледән Мария Васюткина, Югары Кармалкадан Елизавета Миронова, Чирмешәннән Алия Латыйпова һәм агымдагы елның узган чорында 14 яшь тулган тагын 63 райондашыбыз өчен быелгы Республика көне аеруча истәлекле булып калыр. Район үзәгенең Яшьләр мәйданында Республика көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә йөзләгән...
      3511
      0
      0
    • 31 август 2016 - 05:36
      Сосновкада “Днепр”ны дүрт "аякка бастырганнар"
      Тел шартлатырлык, Сосновкадан Андрей Ярхунин иске "Днепр" мотоциклыннан үз куллары белән кибетнекенә тартым квадроцикл җыйган. Авыл кулибины тиздән мини-тракторга "җан өрмәкче". Кызык кына техника килеп чыккан. Алдан мотоциклга охшаган, үзе дүрт тәгәрмәчтә утыра. Урамнан үтеп барышлый күреп алдым мин аны. Хуҗасы да шунда гына икән. Сөйләшеп киттек. Квадроциклына чапкычлы мотоблогын...
      3605
      0
      0
    Реклама