Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Сәхнәгә юл монда башлана

Балалар сәнгать мәктәбе 45 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге уку йорты 1969нчы елны музыка мәктәбе буларак ачылган. Беренче дәресләр район мәдәният йортында уза. Аннан соң музыка мәктәбе өчен аерым бина бирәләр. Ике бүлектә балалар фортепьянода, баянда, аккордионда уйнарга өйрәнәләр. Алар белән Михаил Журавлев һәм Анна Головко шөгыльләнәләр. Әүвәл бирегә 20дән...

Балалар сәнгать мәктәбе 45 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге уку йорты 1969нчы елны музыка мәктәбе буларак ачылган.


Беренче дәресләр район мәдәният йортында уза. Аннан соң музыка мәктәбе өчен аерым бина бирәләр. Ике бүлектә балалар фортепьянода, баянда, аккордионда уйнарга өйрәнәләр. Алар белән Михаил Журавлев һәм Анна Головко шөгыльләнәләр. Әүвәл бирегә 20дән артык бала язылса да, фортепьяно бүлегенең беренче чыгарылышында нибары бер укучы була.

Рәмзия Гайниева сәнгатьне гомерлек юлдашы итеп сайлый, педагогика институтының музыка факультетын тәмамлап туган якка эшкә кайта. Якташыбыз музыка мәктәбендә укыта башлый. Укучылар саны азрак булу сәбәпле, мәктәптә директор штаты каралмаган була, Рәмзия Ваккас кызы ул вазифаларны да башкара. Ә инде 1995нче елны, балалар саны йөздән арткач, директор итеп билгеләнә.

-Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Гомерем буе яраткан эшем белән шөгыльләндем, - ди Рәмзия Ваккас кызы.

2005нче елның декабрендә балалар сәнгать мәктәбе өч катла яңа бинага күчте. Бүген монда инде ун бүлектә 400дән артык бала шөгыльләнә. Мәктәпнең филиалы авылларда да ачылды. Балаларның кайсы пионинода, курайда, баянда уйный, башкалар биюне якын итә, кемдер рәсем ясый.

Сәнгать мәктәбе укучылары районда узучы концертларда еш чыгыш ясыйлар. Республика бәйгеләрендә призлы урыннарга лаек булганнар да бихисап.

Бүген биредә дус, тәҗрибәле, үз эшләрен яратучы педагогик коллектив тупланган. Укытучыларның 80 проценты - мәктәпнең элеккеге укучылары.

Юбилей концерт формасында узды. Балалар да, укытучылар да тамашачыларга үз осталыкларын күрсәттеләр. Сәхнәдә элеккеге укучылар да чыгыш ясады.

-Миңа музыка мәктәбенең иске бинасында эшләргә туры килде, - ди бәйрәмгә килгән Надежда Старицина. - Ике бүлмәдә унга якын укучы шөгыльләнде.

Монда озак та эшләмәдем, ләкин ул вакыт турында уңай истәлекләр генә калды. Бүгенге коллективка бары иҗади уңышлар гына телим.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров та мәктәп коллективын юбилее белән котлап, 45 мең сумга сертификат тапшырды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Юбилейлар