Үткән атна якшәмбесендә Чирмешәндә оештырылган бәйрәм ярминкәсендә казлар "хуҗа" иде.
Әлеге тәмле, диетик итле су кошларының суеп-йолкыган түшкәсен (эченнән-башыннан башка) 1300-1500 сумнан, ә тереләрен 1000 сумнан саттылар. Тере үрдәкләрнең берсе-берсе 330 сумнан "очты". Бу "товарлар", билгеле, безнең кибетләрдә юк.
Капчыгын уртача 1000 сумга - югары сортлы он, 450гә - гранулалы...