Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Шентала районы Татар Әбдекие авылында II өлкә Сабан туе үтәчәк

27 январьда өлкә "Туган тел" татар оешмасы советы әгъзаларының җыелышы узды. Көн кадагына Шенталы районы Татар Әбедкиендә II өлкә авыллары Сабан туен уздыру мәсьәләсе куелган иде. Шуңа да утырышта махсус кунаклар - Шенталы районы администрациясе башлыгы Александр Лемаев, дзюдо буенча СССР һәм Европа чемпионы, танылган эшкуар Хәбил Бикташев та катнашты....

27 январьда өлкә "Туган тел" татар оешмасы советы әгъзаларының җыелышы узды.

Көн кадагына Шенталы районы Татар Әбедкиендә II өлкә авыллары Сабан туен уздыру мәсьәләсе куелган иде. Шуңа да утырышта махсус кунаклар - Шенталы районы администрациясе башлыгы Александр Лемаев, дзюдо буенча СССР һәм Европа чемпионы, танылган эшкуар Хәбил Бикташев та катнашты.
- Өлкә Сабан туе Самарада - 28 майга, ә II өлкә авыллары Сабан туе, Ураза ае узгач, 9 июльгә билгеләнде. Вакыт әз калып бара. Шуңа да бәйрәм чараларына хәзердән үк әзерләнә башларга кирәк, - дип сүзен башлады өлкә "Туган тел" оешмасы президенты Ильяс Шәкүров. - Ел саен Самарада үткәрелгән өлкә Сабан туе күбрәк шәһәр бәйрәме буларак үтә. Ә бит бу авылдан чыккан милли бәйрәм.
Бүген телебезне саклап калу турында сүз күп бара, ана телебезне генә түгел, гореф-гадәтләребезне, динебезне дә саклап калырга кирәк безгә. Шунда гына без милләтебезне югалтмаячакбыз. Шуңа да милли бәйрәмебезне тиешенчә, нәкъ элек авылларда үткәрелгәнчә үткәрергә кирәк. Өлкәбезнең һәр татар авылы үзенчәлеген күрсәтсен, үзе турында башкаларга да белдерсен иде.
2013 елда I өлкә авыллары Сабан туен Камышлы авылы гөрләтеп уздырды. Аларның тәҗрибәсе бар, Камышлы районы вәкилләре белән элемтәдә торып, алар белән киңәшергә була, ярдәм итәрләр, дип уйлыйм, - диде ул.
- Районыбызда өлкә авыллары Сабан туен югары дәрәҗәдә үткәрү өчен барсын да эшләячәкбез. Татар авыллары исемлеген төзергә ярдәм итсәгез, мин, шәхсән үзем, район башлыклары белән элемтәгә чыгып, авылларны бәйрәмдә катнашырга чакырачакмын, - дип белдерде Александр Лямаев.
Рәсемдә: (уңнан сулга) оешма аксакалы Таһир ага Мамышев, Шенталы районы администрациясе башлыгы Александр Лемаев, Хәбил Бикташев, өлкә "Туган тел" оешмасы директоры Фәрхәт Мәхмүтов һәм оешманың президенты Ильяс Шәкүров, (артта) "Самара татарлары" журналы баш мөхәррире Данияр Сәйфиев.
Рәсемдә: (уңнан сулга) оешма аксакалы Таһир ага Мамышев, Шенталы районы администрациясе башлыгы Александр Лемаев, Хәбил Бикташев, өлкә "Туган тел" оешмасы директоры Фәрхәт Мәхмүтов һәм оешманың президенты Ильяс Шәкүров, (артта) "Самара татарлары" журналы баш мөхәррире Данияр Сәйфиев.
Җыелышта тиз вакытта оештыру комитетын булдырып, чарага әзерлекләр башларга сөйләшенде. Өлкә татар оешмаларына, шул чиратта өлкә "Туган тел" татар оешмасы әгъзаларына, оештыру комитеты белән Татар Әбдекиендә очрашу үткәрергә киңәш ителде.
Өлкә "Туган тел" оешмасының 2015 ел эш планы буенча үткәрелгән чаралар турында оешманың директоры Фәрхәт Мәхмүтов сүз тотты.
- 2012 - 2013 елдагы кебек активлык булмаса да, оешма планга кертелгән чараларның күбесен башкарды. "Туган тел" каршында эшләп килгән хатын-кызлар түгәрәгенә 30лап кеше йөри, яшьләр төркеме төрле чараларда актив катнаша, тарих секциясе дә әйбәт эшчәнлек күрсәтә. Самарада һәм өлкәбездә үткән сабантуйларда, "Ялкынлы яшьлек", "Ак каен" ансамбльләренең 45 яшьлек юбилейларында, Камышлы халык театрының 95 еллыгында да катнашып, үз өлешебезне керттек, - диде ул.
- Алда тагын бер юбилей - Камышлы районының яңадан торгызылуына 25 ел. Бу чарада да безгә актив катнашырга кирәк,-дип өстәде Ильяс Гомәр улы.
Өлкә "Туган тел" оешмасы әгъзалары ана телебезне саклап калу мәсъәләсе буенча да фикер алыштылар. Татар авылларындагы мәктәпләрдә ана телебез дәресләрен бетереп, аңа факультатив сәгатьләр генә бирелүе бүген күпләрне борчый. Халыкта "Кече Татарстан" дип йөртелгән Камышлы районында да шундый күңелсез хәлләр булуы беркемгә дә сер түгел.
- Мәктәптә ана телебезне өйрәнмибез икән, димәк, без аны кирәксенмибез, аңа бөтенләй югалту куркынычы яный, - диде өлкә "Туган тел" оешмасы аксакалы Азат ага Надиров. - Бу мәсьәләне күтәреп, без берничә ачык хат та яздык, алар "Самара татарлары" сайтында да, "Бердәмлек" газетасында да басылып чыкты.
Җыелышта Камышлы районындагы татар авылларында ана телен аерым дәрес буларак өйрәнү мәсьәләсе турында район администрациясе башлыгы Рафаил Баһаутдинов белән дә сөйләшергә, моның өчен берничә "Туган тел" советы әгъзасыннан торган делегация оештырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә киленде.
"Делегация белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев та барса, бик әйбәт булыр иде. Өлкә оешмасына караганда Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы сүзе күпкә әһәмиятле дә, үтүчән дә булыр иде", - дип үз фикерен белдерде өлкә "Туган тел" оешма президенты Ильяс Шәкүров.
Оешманың 2016 елга каралган планнары буенча да тәкъдимнәр булды.
12 мартка билгеләнгән өлкә "Туган тел" оешмасы җыелышында бу чаралар белән башка әгъзалар да таныша алачак.
Өлкә "Туган тел" оешмасының төп спонсоры "Ипозембанк"ның лицензиясе алыну сәбәпле, аның эшчәнлеге тукталмавы, киресенчә, дәртләнеп эшли бирүе, әлбәттә, куандыра. Ә бүләкләргә килгәндә: "Алар бик кыйбатлы булмаса да ярый. Элек Сабан туенда машиналар бүләк итми идек, халык юмарт милләттәшләребез ярдәме белән сатып алынган, кечкенә бүләкләргә дә шатлана иде. Бүген дә шулай берләшеп эшләрбез, милли чаралар үткәргәндә иганәчеләр дә табылыр, үзебез дә кулдан килгән кадәр булышырбыз. Иң мөһиме, "Туган тел" үз кыйбласына тугры калып эшли һәм эшләячәк", - диләр оешма советы әгъзалары.
Алия АРСЛАНОВА.
«Бердәмлек».
http://samtatnews.ru/2016/01/28/село-татарское-абдекеево-шенталинск/#more-56009

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабан туе Әбдеки Шентала