Рәшит Сираев: “Мин бәхетле кеше”
Шенталада яшәүче Рәшит Сираев тормыштан, эштән ямь табып яши белә. Ике аягы булмаса да, ул бик күпләргә үрнәк гомер кичерә.
Аның белән очраклы рәвештә таныштык. Авылдан Чирмешәнгә килергә дип юлда торганда, көтмәгәндә генә бер җиңел машина килеп туктады. Алгы ишекне ачып җибәргәч, бер мизгелгә югалып та калдым - машина йөртүченең...