Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Мәртәбәле көн

Зөлхиҗҗәнең унынчы көне - Корбан гаете. Ни кызганыч, аның дәрәҗәсен бик күпләр белеп бетермиләр. Өммәтнең олугъ галимнәре әйтәләр: «Аллаһ каршында корбан көне, ел әйләнәсендә иң хәерле көн, хәтта гарәфә көненнән дә өстенрәк», - диделәр. Корбан көнендә көчләреннән килгән мөэминнәр, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, хәләл малларыннан корбан чалалар. Корбанлык ни кадәр...

Зөлхиҗҗәнең унынчы көне - Корбан гаете. Ни кызганыч, аның дәрәҗәсен бик күпләр белеп бетермиләр. Өммәтнең олугъ галимнәре әйтәләр: «Аллаһ каршында корбан көне, ел әйләнәсендә иң хәерле көн, хәтта гарәфә көненнән дә өстенрәк», - диделәр.

Корбан көнендә көчләреннән килгән мөэминнәр, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, хәләл малларыннан корбан чалалар. Корбанлык ни кадәр гәүдәле, зур булса, савабы да шулай күбрәк була.

Корбан хуҗасына гаеттән кайтып, корбанын чалып, итеннән авыз итү, туган-тумача, күршеләренә бүләк итү сөннәт булып тора. Пәйгамбәребезнең хөрмәтле сәхәбәләре Корбан итен өчкә бүлгәннәр: беренчесе - үзеңә, икенчесе - фәкыйрь кешеләргә сәдака, өченчесе - фәкыйрь булмаганнарга бүләк. Табын әзерләп кунак чакыру да бик саваплы эш. Сугымчыга эш хакы буларак корбанлыктан ит бирелми.
Корбаннан калган сөякләр, башка вакытта чалынган малларның сөякләреннән бер нәрсәләре белән дә аерылмыйлар. Шуңа күрә ул сөякләрне ташларга ярамый икән, суга агызырга, җиргә күмәргә ... - дигән сүзләр берсе дә дөреслеккә туры килми.
Пәйгамбәребезнең: «Корбан чалырга мөмкинчелеге булып та, корбан чалмаучы кеше бәйрәм намазына килмәсен», - дигән сүзе бар. Шунысы кызык, пенсия акчасына яшәүче әби-бабайлар да алдан мәчетләргә килеп, сарык сорап, чаласы корбаннарын кайгыртып йөриләр. Өлкәннәр дә мөмкинчелек таба алгач, сау-сәламәт булган яшь буын елына бер мәртәбә гаиләсе исеменән, үзен ел әйләнәсендә нигъмәтләндереп торучы, Аллаһ өчен бер сарык кына чалырга булдырадыр инде?!
Корбан чалу ул - Аллаһның нигъмәтләренә шөкер итү һәм гөнаһлардан пакълану. Әйе, Аллаһ Тәгаләнең нигъмәтләре чиксез, ул: «Әгәр Аллаһның нигъмәтләрен санап карасагыз, санап бетерә алмассыз», - диде. Аллаһ насыйп итсә, чалган корбаннарыбыз Раббыбызның чиксез нигъмәтләре өчен аз гына булса да шөкер итү булыр. Аның белән, кылган хаталарыбыз да кичерелер. Без бу нигъмәтләрне файдаланып, Аллаһны бөекләргә тиешбез.
Хәбир Хәзрәт Ханов,
Чирмешән мәчете имам хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined