Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әмир Сабан туенда Гүзәл Уразова һәм Резеда Шәрәфиеваны тачкага утыртып йөрделәр

Әлеге авыл Сабан туенда җырчылар Гүзәл Уразова белән Резеда Шәрәфиеваны да кул арбасына утыртып мәйдан әйләндерделәр. Аларны төртеп йөрүчеләре кем диген? Танылган артист Әсхәт Хисмәт белән җырчы Илдар Хәкимов. Халык бирегә шушы кунакларның чыгышларын күрергә дип тә килгәндер: Әмир Сабан туенда тирә-як авыллардан да тамашачылар байтак иде. Аннан, аерым зур...

Әлеге авыл Сабан туенда җырчылар Гүзәл Уразова белән Резеда Шәрәфиеваны да кул арбасына утыртып мәйдан әйләндерделәр. Аларны төртеп йөрүчеләре кем диген? Танылган артист Әсхәт Хисмәт белән җырчы Илдар Хәкимов.

Халык бирегә шушы кунакларның чыгышларын күрергә дип тә килгәндер: Әмир Сабан туенда тирә-як авыллардан да тамашачылар байтак иде. Аннан, аерым зур эшләрнең беткән вакыты бит. Печән хәстәрләнде, суган алырга иртәрәк. Урак эшләре әле башланып кына килә. Кыскасы, авыл кешесенең күңел ачарга вакыты бар чагы.
Әмирдә Сабан туе өченче ел рәттән уза. Узган еллардагы кебек, быел да бу бәйрәмне оештыруны Сургутта яшәүче авылдашлар - абыйлы-энеле Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар үз өстенә алды. Бүләкне генә дә, имеш, ике КамАЗ төяп кайтканнар.
Шулайдыр да, күчтәнәчләрне чынлап та мулдан өләште эшмәкәрләр. Юбилярларга, олы әби-бабайларга өлеш чыкты. Кемгәдер сиксән, кемгәдер сиксән биш яшь тулган. Ильяс һәм Рәсимә Шәйхетдиновлар, Сәгыйть һәм Нина Шәйхетдиновлар - "Иң матур йорт" номинациясендә җиңүчеләр. Фәрхать белән Исламия Нуретдиновлар үрнәк, булган гаилә дип танылды. Марат Нургатин - "Авыл пәрвәре", Марат Вәлиуллин - "Авыл остасы", Самарадан кайткан Кәрим хәзрәтне бәйрәмнең хөрмәтле кунагы буларак сәхнәгә дәшеп бүләкләделәр...
Тиздән авылда яңа мәктәп ачылачак. Иганәчеләр шушы башлангыч белем йортының "өй туе" на 100 мең сум салды.
Туган авылындагы Сабантуй уеннарында җиңүчеләргә бүләкләр алышкан, юл төзү оешмасын җитәкләүче Раил Мисбаховка да рәхмәт әйтү кирәк.
Ә бик күпләр ярдәме белән яңабаштан ясалган, бизәлгән мәйдандагы бәйгеләрдә, традицион уеннар белән берәттән, чыбыркы да шартлаттылар. Хәтта хатын-кызлар да. Бәйрәм кунаклары - баҗайлар кызып, капчык сугышында бер-берсен тукмап алды.Ташбака кебек йөреп бүләк алучылар булды. Арба төртеп тә узыштылар.
Ә көрәштә баш батырга дигән симез сарыкка быел мәктәпне тәмамлаган авылдашлары Фәнил Нуретдинов ия. Оештыручылар аны төсле телевизор белән дә бүләкләде. Икенче, өченче батырлар Заһит Мәслахов һәм Инсаф Сафиннарга да бүләкләр шәп. Ә кунак егетләр аерым төркемдә көрәште. Монда аеруча Лашман егетләре, Рафик Гатин шәкертләре көрәшне матур алымнары белән бизәде, осталар. Аларга да рәхмәт.
-Бәйрәмгә Нурлат шәһәреннән гаиләбез, туганнарыбыз белән җыелышып кайттык, - ди Фәрхать Кашапов.- Бөтен авылдашларымны күрдем. Туймәттән бергә эшләгән Самат абый белән очрашып рәхәтләнеп сөйләштек. 30 еллап күрешкәнебез юк иде. Лашманнан да танышлар күп килгән. Оештыручыларга бик зур рәхмәт, мәйданны да бик матур бизәгәннәр, уеннар да кызык, көчле артистлар чакырганнар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әмир авылы Сабантуй Гүзәл Уразова

2
X