Заһит һәм Илсөяр Мәслаховлар өчен быел Әмирдә узган Сабан туе бик истәлекле булды, аларга тиздән туачак кызлары белән бүген үк котлап, бәйрәмне оештыручылар - бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар 100 мең сум акча бүләк иттеләр.
Сургутта яшәүче авыл егетләре сүзләрендә торалар, шулкадәр акчаны, балалары туса, башка әмирлеләргә дә бирәчәкләр.
-Авылның...
Заһит һәм Илсөяр Мәслаховлар өчен быел Әмирдә узган Сабан туе бик истәлекле булды, аларга тиздән туачак кызлары белән бүген үк котлап, бәйрәмне оештыручылар - бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар 100 мең сум акча бүләк иттеләр.
Сургутта яшәүче авыл егетләре сүзләрендә торалар, шулкадәр акчаны, балалары туса, башка әмирлеләргә дә бирәчәкләр.
-Авылның киләчәге - яшьләрдә. Балалар күбрәк тусын, Әмир тагын да үссен иде, - ди Миндар Әгъләмов.
-Бу безгә зур бүләк, рәхмәт,- дип инде өченче кыз әтисе булачак Заһит Мәслахов сөенече белән уртаклашты.
Гомумән, иганәчеләр, Чирмешәндә зур мәчет төзетә башлаган Әгъләмовлар инде дүртенче тапкыр үткәрүче бәйрәмнән башка бик күпләргә дә бүләкләрне мулдан өләштеләр. Кемнең юбилее, кем яңа йорт сала, кем хезмәтендә үрнәк - барына да бүләк әзерләнгән иде. Өлешем керсен дип, район судьясы Рәиф Сәйфетдинов көрәшкә җиңүчегә - симез тәкә, юл оешмасы җитәкчесе Раил Мисбахов төсле телевизор алып кайтканнар.
Кайбер якташлар туган авыллары турында яңа җыр язган. Анысы да мактаулы. Лашман авыл җирлеге Советы, аның башлыгы Рәвхать Фәттахов Сабан туен оештыруның байтак мәшәкатьләрен үз өсләренә алдылар.
Әмирнең элеккеге машина-трактор паркы урынында оештырылган Сабантуй мәйданын быел да бәйрәмчә бизәгәннәр. Биредә инде байтак яңа үсенте тамыр җибәргән. Иганәчеләргә, елдагыча, авыл халкы, аеруча яшьләр, теләп булыша. Мәйдан тирәсе генә түгел, урамнар да нык чистарган Әмирдә.
Сабантуйда - "Авыл көнендә" мәйданга чыгып, уеннарда катнашып, дистәләгән кеше бүләк алды. Ниләр генә оештырмадылар, хәтта, кузлага куеп, пила белән утын да кистеләр. Казаннан ук килгән артистлар әллә ничә сәгать сәхнәдән төшмәде.
Милли көрәштә Әмир егете Инсаф Сафин абсолют батыр калды. Кунаклардан Зөлфәт Зиннуров (Лашман) беренче.
-Әмир Сабан туена инде өченче ел рәттән килдем. Кардәшләрне, дус - ишләрне күрдем, - ди Лашманнан Саимә апа Шакирова. - Бар да яхшы, бар да кызык. Оештыручыларга рәхмәт.
Бәйрәмдә лашманлылар әмирлеләрдән дә күбрәк булгандыр. Ике авыл гомер-гомергә шатлыкларны, кайгыларны да уртаклашып, тату, кунакка йөрешеп яшиләр.
Бу көнне Әмирдә бик соң йокларга яттылар, чөнки Сабан туе кичендә мәйданда җыр-биюле концерт та шактый озакка сузылды. Алай гынамы, мәйданны утлар балкышына күмеп салют та аттырдылар.
Нет комментариев