Әмир тег белән яңалыклар
-
Әмирдә тавис кошы да бар
Әлеге тависка-павлинга Бадаевларның йорт каршында урын тапканнар. Ул Байкал урамына ямь биреп тора.
-
Әмирдә сөлге җыйганнар
Узган бер елда бу авылда 4 пар кавышкан. Элеккеге гадәт буенча, Сөлге җыю бәйрәмендә алардан чигүле сөлгеләр алып, озын колгага бәйләгәннәр.
-
Әмирдә хәл итмәслек мәсьәлә юк
Бу авылда яңа йорт салырга теләүчеләргә Себердә яшәүче якташларыбыз-эшкуарлар, бертуган Әгъләмовлар материаль ярдәм күрсәтәчәкләр. Бу турыда авылда узган халык җыенында Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов игълан итте. Дөрес, бу ярдәмнең шартлары да бар, йорт салучылар авылда пропискада торырга һәм шунда яшәргә дә тиешләр. Бүген Әмирдә инде дүрт яңа йорт...
-
Чирмешән районында Артем, Дарина, Әмир, Самирлар күп
Быел районда туган сабыйлар арасында бары тик бер малайга гына Демьян һәм бер генә кызга Алиса дип исем кушканнар. Ә менә бу елда иң популяр исемнәр - Артем, Дарина, Әминә, Самир булган, алар дистәләп. Автор фотосы
-
Әмир авылында яшәүче Латыйп абый район газетасын укыячак
Районның инвалидлар оешмасы да "Якыннарыңны яздыр!" акциясенә кушылды. - Әмир авылында яшәүче Латыйп Насыйбуллинны агымдагы елның икенче яртыеллыгына район газетасына яздырган идек инде, - ди җәмгыять рәисе Мәдинә Талипова. - Ул элек матбугат басмалары алдырмаган, ләкин кулына газета эләксә укымыйча калмый. Берәр кызыграк язмага юлыкса, "кара әле, нәрсә язганнар бит",-...
-
Әмир көнендә салют та аттырдылар
Заһит һәм Илсөяр Мәслаховлар өчен быел Әмирдә узган Сабан туе бик истәлекле булды, аларга тиздән туачак кызлары белән бүген үк котлап, бәйрәмне оештыручылар - бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар 100 мең сум акча бүләк иттеләр. Сургутта яшәүче авыл егетләре сүзләрендә торалар, шулкадәр акчаны, балалары туса, башка әмирлеләргә дә бирәчәкләр. -Авылның...
-
Әмирдә, Югары Кармалкада утны сүндерәләр
Лашмандагы подстанциядә ремонт эшләре белән бәйле, 28 сентябрьдән 3 октябрьгә чаклы бу авыллар электрдан вакытлыча өзелеп торачак. Ут иртәнге 9.00. дан кичке 17.00. сәгатькә чаклы булмый. Бу хакта Чирмешән электр челтәрләре җитәкчелеге хәбәр итә.