Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әмир егетләре кулъяулык белән мактана

Бүген Әмир егетләре бик иртә уянды. Сөлге җыю бәйрәме алдыннан бу гадәти хәл. Егетләр генәме, кызлар да төн буе керфек какмый - колгага бәйләнәчәк чигүле кулъяулыкның кайсы иң матуры булыр икән?! Быел бәйрәмдә 1995тә туганнар, унсигез яшен тутыручы егетләр хуҗа, үзәктә. Алар армия яшенә җитәләр. Барысы җидәү. - Кичтән җыелып...

Бүген Әмир егетләре бик иртә уянды. Сөлге җыю бәйрәме алдыннан бу гадәти хәл. Егетләр генәме, кызлар да төн буе керфек какмый - колгага бәйләнәчәк чигүле кулъяулыкның кайсы иң матуры булыр икән?!


Быел бәйрәмдә 1995тә туганнар, унсигез яшен тутыручы егетләр хуҗа, үзәктә. Алар армия яшенә җитәләр. Барысы җидәү.

- Кичтән җыелып та, авыл көен, сүзләрен һәм биюләрне кабатлап чыктык. Бүген иртәнге алтыда ук клубка килдек, бәйрәмнең ничек узасын конкрет планладык,- ди никрутларның берсе - Илдус Сибгатов.

Гадәт шундый, кем әйтмешли таш яуса да, Әмирдә сөлге җыю бәйрәме нәкъ апрельдә, бу айның беренче шимбәсендә үткәрелә. Бәйрәмгә һәр йортта әзерләнәләр, колганы бизәү өчен бүләкне, егетләрнең кичке табынына ризыкларны кичтән үк әзерлиләр. Шәһәрләрдән дә кунаклар кайта.

- Башлаганнар, урта урамда йөриләр! - дигән хәбәр килде. Димәк, авылның иң кечкенә - Төньяк урамында сөлгечеләр узган инде.

Авыл көе еракка ук тарала:
Кызыл аяк, кызыл аяк,
Күгәрчен баласында.
Соңгы кичләремне кунам
Сез - дуслар арасында...

Гади генә сүзләр, әмма йөрәкне телә, бик күпләрнең яшьлеген искә төшерә алар. Куплетлар дистәгә якын гына, сүзләре ир-атларга гына түгел, әби-карчыкларга да таныш.

- Без моннан 60 еллар элек сөлге җыйдык. Миңа биш чигүле кулъяулык эләкте. Ул чакта авылда кызлар да күп иде, - ди инде сиксән яшен ваклаучы Якуб абый Гарипов. - Бер кулъяулыкны армиягә дә алып киттем. Бу бәйрәмнең әле дә югалмавына сөенәбез.

Сөлгечеләрне Якуб абый да котлады, бүләк бирде. Билгеле, ишегалларына кадәр кергән егетләрне җырлатып та алды. Булат Галимовның гына бармаклары чыдасын, көн буе баян күтәреп, егетләрне җырлатып йөрү ансат түгел.

Йорттан-йортка кереп сөлге һәм кулъяулыклар җыючы никрутлар авыл клубында тукталып, биеп, ашап-эчеп алдылар. Ул арада йомыркаларны да санадылар. Малай-шалай, кыз-кыркын кызурак йөри шул, өч урамны әйләнеп, 266 йомырка җыйганнар, молодцы! Шуның өчен үзләренә сөлгече егетләрнең акчалата бүләкләре дә тапшырылды. Ә йомыркалар белән эш беткәч, кичен урамдагы, учак ягып оештырылучы зур табында сыйланырга килешенде. Анда бик яшь малайларны һәм кулъяулык чиккән кызлар да чакырыла.

Аръякта колга инде шактый авырайган иде, аңа әле тагын дистәләрчә кулъяулык һәм баш яулыклары элделәр. Сөлге генә бер килеш калды - Нуретдиновларныкы. Соңгы бер ел эчендә алар гына туй үткәреп кавышканнар икән. Сөлгене өйләнешкән яшь парлар бирә.

Никрут егетләр аеруча шат бүген - һәрберсенә икешәр кулъяулык тәтегән. Ә кесәңдә кызлар чиккән, хушбуй исе сеңгән кулъяулык йөртү - зур дәрәҗә, зур бәхет. Рузилә Җиһаншина кебек, уңган кызлар аны бер атнада һәм бик матур итеп чигә.

Авыл кызлары чиккән кулъяулыкның бәһасе югары.

Колгага эленгән башка бүләкләр әлегә хуҗаларын көтә - аларны Сабан туенда уеннарда җиңүчеләргә бүләк итәчәкләр.

Автор фотолары.

Бу бәйрәмнән күбрәк фоторәсемнәрне фотогалерея бүлегендә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Йолалар яши әле