Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әмир авылы өлкәннәренең “яшеренгән” сәләтләре ачылган

Әмир авылы мәдәният йортына җыелган әбиләр һәм бабайлар бер авылдашларының узган елдагы вәгъдәсен искә төшереп, аны “сәхнәгә” чыгарып җырлаттылар.

-Былтыр Өлкәннәр көне уңаеннан клубыбызда узган шундый бәйрәмдә Люцир абый Зыятдинов, бик кыстагач: “Әй, икенче елга җырлармын әле”, дип ычкындырган иде. Эләктереп алдылар бит шуны, авылыбызның элеккеге имамын быел тәки җырлаттылар һәм бик ошаттылар, - ди авыл китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова.

Авылда быел оештырылган “Өлкәннәр көне” чарасында кырыклап пенсионер  катнашкан. Быел алар бик активлашкан, бер-берсен уздыра-уздыра сәхнә тотканнар. Гыйльминәваль,  Рабыйга, Чәчәк, Сәҗәрә апалар, Ильяс абый Хәлиуллин мәҗлесне җырлап күтәргәннәр, шигырь сөйләүчеләр дә булган. Шулай бик кызык ясап утырганнар авылдашлар.

Бәйрәм табынын көйләү чыгымнарын авыл мәчете күтәргән. “Ак калфак” кызлары исә бәйрәмгә бәрәңге, кабак бәлеше салып килгәннәр.

-Кунакларның бер өлеше сугыш чоры балалары. Әле былтыр бәйрәм башланганчы,  Миңнекәй абый Галимов, Габбас абый Минхәеров, Әхтәм абый Нуретдинов, иртәрәк килеп, китапханәдә сөйләшеп утырганнар иде. Ни кызганыч, быел аларның өчесе дә юк, мәрхүмнәр. Шуның өчен өлкәннәребезне вакытында хөрмәтләргә онытмыйк, -ди Гөлшат Әмин кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев