Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Лашманда яшәүче Мөкәррәмә Нуретдинованы 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчесе котлады

Лашман авылыннан пенсионер-укытучы Мөкәррәмә әби Нуретдиновага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Юбилярны котларга район җитәкчелеге дә бүләк белән барды. Мөкәррәмә Кәшип кызы гомере буе Лашман мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларын укыткан. Бу хезмәтенә яшь педагог 1941нең 1 сентябреннән керешә. Йомшак күңелле, кеше хәленә керә белүче, шул ук вакытта кырыс, таләпчән укытучы...

Лашман авылыннан пенсионер-укытучы Мөкәррәмә әби Нуретдиновага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Юбилярны котларга район җитәкчелеге дә бүләк белән барды.

Мөкәррәмә Кәшип кызы гомере буе Лашман мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларын укыткан. Бу хезмәтенә яшь педагог 1941нең 1 сентябреннән керешә. Йомшак күңелле, кеше хәленә керә белүче, шул ук вакытта кырыс, таләпчән укытучы иде, диләр аның хакында укучылары.
Мәрхүм ире Вәлимхәммәт абый белән алты бала да үстергән ветеранны туган көне белән район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин өенә барып тәбрикләде. Юбиляр хөрмәтенә өендә көйләнгән табын янында Мөкәррәмә әбигә Россия Президенты Путинның котлавын да тапшырдылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман юбиляры