Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кыш Бабай Чирмешән әниләренә бүләкләр алып килде

Кыш Бабай белән Кар кызы Яңа ел бәйрәме алдыннан Чирмешәндә узучы бәйрәмнәрдә күренә дә башладылар. Әле күптән түгел генә алар район инвалидлар оешмасы “үзенчәлекле” балаларның әниләре өчен оештырган чарада катнаштылар.

Инвалидлар декадасы кысаларында кафеда әзерләнгән аш-сулы мәҗлестә әниләр үзара аралашып, тормышларындагы хәлләр турында сөйләштеләр, анкета сорауларына җавап бирделәр.

Кыш Бабай белән Кар Кызы әниләргә һәм аларның балаларына нефть компанияләре,  “АгроИнвест” җәмгыяте, шәхси эшмәкәр “Бадикян Р.Л.” ярдәме белән алынган бүләкләр тапшырдылар. Чара кунаклары өчен  кызыклы бәйгеләр, концерт номерлары да әзерләнгән иде.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев