Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әккәрәйдән 82 яшьлек Раиса Квакова бәкедә коена

Бәкедә су коенучылар – моржлар быел да Әккәрәйдә җыелдылар. Биредә Моржлар бәйрәме инде дүртенче тапкыр оештырылды.

Быел да фестивальдә тирә-күрше авыллардан гына түгел, күрше Яңа Чишмә, Әлмәт районнарыннан да кунаклар бар иде. Әлмәт шәһәренең “Айсберг” моржлар клубы әгъзалары килү бәйрәмне тагын да кызыклы, дәрәҗәле итте. Алар бу көнне суга чумган һәр кешенең муенына махсус медальләр тактылар. Әккәрәй моржларының иң олысы – Раиса Кваковага быел 82 яшь була. Әнисе Лариса белән бәкегә чумган Маша Трофимовага әле 5 яшь кенә.

Кече Сөлчә елгасында бәке кисүдә, анда төшү-менү юллары ясауда, кыскасы, кунакларга шартлар тудыруда Валерий Наратов, Михаил, Сергей, Даниил Кваковлар,  Александр, Владимир, Алексей Чалиннарның өлеше зур. Ә Николай Петров бәйрәм кәефе тудыру өчен кар сыннары ясаган.

Гадәти булмаган чарага Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә әкият персонажлары - Нептун, Русалка һәм “бакалар” да килгән. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышлары да бәйрәм кунакларының кәефен күтәрде.

-Яр буенда ук, моржларга киенү-чишенү өчен җылы вагоныбыз бар. Быел Җәлил Мөхәммәтшин ярдәме белән җылы автобус та торды, - ди Әккәрәй мәдәният йорты директоры Лидия Квакова. – Гомумән, чараны оештыруда булышкан һәр кешегә, аеруча Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Николай Емельяновка зур рәхмәт.

50 литрлы казанда елга балыгыннан әзерләнгән ухадан һәркем авыз итте. Кунакларны учакта кайнаган судан үлән чәе һәм кайнар коймак белән дә сыйладылар.

Әккәрәйнең үзендә генә дә бәкедә су коенучы 15ләп кеше бар.

-Әлеге бәкедә без язга кадәр коенабыз, - ди аларның берсе Лидия Квакова.

Фото: Галина Маркелова и Олег Еферов

Әккәрәйгә моржлар бәйрәмгә килде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев