Әккәрәй хатын-кызларын моржлар котлады
Бәйрәмнәр

Әккәрәй хатын-кызларын моржлар котлады

Әккәрәй авылының морж ир-егетләре 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан авыл хатын-кызларына гадәти булмаган бәйрәм оештырдылар.

Бәйрәм Кече Сөлчә елгасында бәке янында башланып китте. Морж егетләр, судан чыгып, кунакларга лалә чәчәкләре бүләк иттеләр. Әлеге үзенчәлекле бәйрәм гүзәл затлар күңелендә озак сакланыр. Бу көнне хатын-кызлар да бозлы суга чумдылар.


Нет комментариев