Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле гүзәл затлар!

    Чын күңелдән Сезне Халыкара хатын –кызлар көне белән котлыйм. Язның әлеге якты бәйрәме гүзәл затларыбызга карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре белән тулы.

    Элек-электән хатын-кыз тормыш, яктылык, илһам чыганагы булып торган. Алар өйдә иминлек учагын саклый, гаиләдә бәхет тудыра, үзен балалар сәламәтлеге, киләчәге өчен җаваплы итеп тоя.

    Төрле һөнәр эшчәнлеге өлкәсендә сез алыштыргысыз хезмәткәр, җитештерү, икътисад һәм башка тармакларда осталыгыгызны күрсәтәсез. Без сезнең уңышларга шатланабыз, чын күңелдән горурланабыз.

    Реклама

    Сугыш һәм тыл хезмәтчәннәренә, ветераннарга - барлык өлкән буын әбиапаларга хөрмәт белдерәбез, сезнең алда баш иябез. Район, республика, Ватан үсеше өчен зур өлеш керттегез, шуңа рәхмәт.

    Хөрмәтле хатын-кызлар! Тормышыгыз алга таба да шатлык-куанычлардан торсын, якыннарыгыз тарафыннан игътибар һәм хөрмәт тоеп яшәгез. Йөзегездә елмаю сүнмәсен. Барыгызга да тыныч тормыш, исәнлек-саулык телим.

    Фердинат Дәүләтшин,

    Чирмешән муниципаль районы башлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: