Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Илдар Кыямов үзенең “Кара Чишмә карьясе” китабын тәкъдим итте

"Бу китабы чын мәгънәсендә аның үз халкына, үз туган төбәгенә мәхәббәте турында сөйли", - диде Разил Вәлиев. (Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Динә Йосыпова). 16 февральдә, "Казан" милли-мәдәни үзәгенең концертлар залында "Татарстан - Яңа Гасыр" каналы дикторы, нәфис сүз остасы, алып баручы, җырчы, журналист Илдар Кыямов үзенең "Кара Чишмә карьясе" китабын...

"Бу китабы чын мәгънәсендә аның үз халкына, үз туган төбәгенә мәхәббәте турында сөйли", - диде Разил Вәлиев.


(Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Динә Йосыпова). 16 февральдә, "Казан" милли-мәдәни үзәгенең концертлар залында "Татарстан - Яңа Гасыр" каналы дикторы, нәфис сүз остасы, алып баручы, җырчы, журналист Илдар Кыямов үзенең "Кара Чишмә карьясе" китабын тәкъдим итте.

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев Илдар Кыямов турында "чын татарча сөйләшкән кеше", дип әйтте. "Әйе, Илдар Кыямовның акылы да, кыяфәте дә бар. Илдар Кыямов - татар теленең сакчысы. Бу китабы чын мәгънәсендә аның үз халкына, үз туган төбәгенә мәхәббәте турында сөйли", - диде ул.

Тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров китапка рецензия язган. "15 ел эшләнгән, аңарчы күпме уйланган "Кара Чишмә карьясе" китабы - кирәкле һәм файдалы хезмәт. Шушы эшне башкарып чыгу сәләте һәркемгә дә бирелмәгән", - диде ул.

Тарих турында китапны ничек язарга, дигән сорауга Илдар Кыямов болай дип җавап бирде: "Китап язар өчен өч әйбер кирәк: алар - теләк, акча һәм усал хатын. Китап бар кешегә дә ошап бетмәскә мөмкин, ә усал хатын мине негатив фикерләрдән сакларга кирәк ".

Илдар Кыямовның 19 бүлектән торган 720 битлек хезмәтендә Минзәлә өязенә кергән мишәр авылының, 1710 еллардан башлап бүгенге көнгә кадәрге, тарихы сурәтләнгән. Китапта Казандагы өч архив һәм Китап палатасы, Мәскәүдәге Борынгы актлар дәүләт архивы, Санкт-Петербургтагы Дәүләт тарих архивы, Башкортостан һәм Оренбург архивы документлары файдаланылган.

Татар тарихы белгече, галим, педагог Искәндәр Гыйләҗев "Татар-информ" хәбәрчесенең Илдар Кыямовның эшенә нинди бәя бирәсез, ул бу китапны тиешле дәрәҗәдә язып чыга алганмы, дигән соравына җавап бирде. "Минемчә, һәрбер басылган китапның җитешсезлеге бар инде ул. Ләкин бу китап - гаҗәеп дәрәҗәдә төпле эшләнгән эзләну. Бер сүзсез, зур ихтирамга һәм игътибарга лаеклы басма. Һәм, үзенә күрә, бу китап тарих белән шөгыльләнгән кешеләр өчен үрнәк булып тора", - диде Искәндәр Гыйләҗев.

Илдар Кыямов үзе дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенең китапның әһәмияте турында сорауларына җавап бирде. "Бу китап - үзебезнең авыл тарихы. Шуңа күрә дә ул миңа якын, кадерле. Мин аны 15 ел яратып эшләдем. Шаркылдап көлгән чакларым да, яшемә буылып елаган чакларым да булды. Чөнки ул авыл тарихы, мин үзем белгән кешеләр язмышы иде. Шуңа күрә дә ул кызыклы һәм минем гомеремнең бер хезмәте. Аллага шөкер, мин бәхетнең җиденче катында", - диде китап авторы.

Илдар Кыямовка Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменннән медаль, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" билгесе, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән медаль тапшырдылар.

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/17/158214/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined