Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә яклауга мохтаҗ балалар өчен бәйрәм оештырдылар

Физик мөмкинлекләре чикле, аз керемле, тәрбиягә алынган балалар өчен Чыршы бәйрәме узды. Район мәдәният йортында оештырылган әлеге чарага районның төрле авылларыннан 170ләп бала җыелган иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән кызыклы һәм эчтәлекле композицияне сабыйлар гына түгел, ә алар белән бәйрәмгә килгән әти-әниләр һәм әбиләр дә рәхәтләнеп карап утырдылар. Балалар әкият...

Физик мөмкинлекләре чикле, аз керемле, тәрбиягә алынган балалар өчен Чыршы бәйрәме узды.

Район мәдәният йортында оештырылган әлеге чарага районның төрле авылларыннан 170ләп бала җыелган иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән кызыклы һәм эчтәлекле композицияне сабыйлар гына түгел, ә алар белән бәйрәмгә килгән әти-әниләр һәм әбиләр дә рәхәтләнеп карап утырдылар. Балалар әкият геройлары белән бергә чыршы тирәли биеделәр, җырладылар, уйнадылар, күңел ачтылар.
-Миңа бу бәйрәмдә бик ошый, - ди кадет мәктәп - интернаты укучысы Наталья Круговова. - Бүген биредә бик якын дусларымны күрдем. Алар белән дә аралаштык.
Иске Кадидан килгән Диләрә Хәйретдинова да Чыршы бәйрәмен ошаткан.
-Без мондый чараларда еш катнашабыз. Һәрвакыт шулай кызык була. Оештыручыларга рәхмәт, - ди ул.
Кыш бабай әзерләгән Яңа ел күчтәнәчләре балаларны тагын да сөендерде.
Бәйрәмнән фотолар: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/8021-chirmesh%D3%99nd%D3%99-chyirshyi-b%D3%99yr%D3%99me-%D2%AFtte-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы Бәйрәмнәр