Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Кыш бабайлар парады булачак

Чирмешәндә үзәк чыршыны ачу тантанасында район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунаклар "Кыш бабай һәм аның дусларының 2014 елгы вояжы" дигән Яңа ел парадын карый алачаклар. Мондый яңалык муниципаль район башлыгы карары белән кертелә. Кыш бабайлар парадында район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре белән авыл җирлекләре дә катнашачак. Тагын бер яңалык: үзәк мәйданчыктан...

Чирмешәндә үзәк чыршыны ачу тантанасында район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунаклар "Кыш бабай һәм аның дусларының 2014 елгы вояжы" дигән Яңа ел парадын карый алачаклар. Мондый яңалык муниципаль район башлыгы карары белән кертелә.

Кыш бабайлар парадында район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре белән авыл җирлекләре дә катнашачак.
Тагын бер яңалык: үзәк мәйданчыктан читтәрәк милли ашамлыклар, камыр ризыклары, кайнар чәй өстәлләре көйләнгән татар, рус, чуваш, мордва өйчекләре куелачак.
Күптәнге традиция буенча оешмалар һәм предприятиеләр; мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре арасында яңа ел мәйданчыкларын иң яхшы бизәүгә конкурс игълан ителә. Аларны бизәүдә түбәндәге элементларның булуы шарт: гирляндалы чыршы, балалар уен мәйданчыгы, электротехник һәм янгын куркынычсызлыгы чараларының үтәлүе. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
Яңа ел бәйрәмнәрендә күп төрле күңел ачу чаралары үткәреләчәк. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә пиротехника эшләнмәләреннән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый үтәү сорала.
Район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән Чирмешәндә бәйрәм фейерверкларын куллану урыны итеп ял паркындагы ат чабышлары мәйданчыгы билгеләнде.
Авыл җирлекләре башлыкларына барлык торак пунктларда да бәйрәм фейерверклары өчен мәйданчыкларны сайлап кую (стадионнар, парклар һ.б.), тамашалар вакытында янгын һәм гражданнарның шәхси куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычы йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан конкурсы Кыш бабай Яңа ел