Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Халыкара балаларны яклау бәйрәме кичкә кадәр дәвам итте

Җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау бәйрәме уңаеннан оештырылган чара барышында балалар “электрчылар” да, “газчылар”, “янгын сүндерүчеләр”, “ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр” дә булдылар.

Бәйрәм “Тоша белән күңел ачабыз” исемле музыкаль-күңел ачу программасы белән башланып китте, яшь артистлар катнашкан концерт та тамашачыларга күтәренке кәеф өстәде.

Бу кичтә район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында дистәләгән уен мәйданчыклары эшләде, һәр бала үзенә хуш килгән шөгыль тапты. Район газетасы редакциясе дә малайларны һәм кызларны үз мәйданчыгына дәште. Алар тәкъдим иткән уеннар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы белән бәйле иде, балалар төрле милләт халыкларының милли киемнәре иллюстрацияләрен-рәсемнәрен буядылар, телләр һәм милләтләр белән бәйле ребуслар һәм башваткычлар чиштеләр. 1нче Чирмешән мәктәбе укучысы Марат Хәкимов иллюстрацияләр буяучылар арасында иң түземлесе булды, эшен ахырынача башкарып, редакция мәйданчыгыннан да бүләк алып китте.

“Ашыгыч ярдәм” машинасының кабинасына утырып, сигнал биргән малайларның күзләре очкынланды. Янгын сүндерүчеләр дә балаларны җәлеп итәрлек шөгыль тапты. Балалар газчыларның сорауларына төгәл җаваплар биреп шаккатырдылар. Электрчылар малайларга һәм кызларга зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс күрсәттеләр, бу һөнәр ияләренең киемнәре һәм эш кораллары белән танышу да кызык булды.

Кем батутта сикерде, кем самокатта җилдерде, кем тәм-томнар белән сыйланды. Ә спорт сөюче малайлар һәм кызлар спорт мәйданчыкларына юл алды. Күл буе паркындагы спорт мәйданчыгында - пляж волейболы, полиция каршындагы универсаль спорт мәйданчыгында туп кудылар, мини-футбол уйнадылар, Яшьләр үзәге каршында мультфильм карадылар, балалар өчен дискотека да булды.

 

 Чирмешәндә балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев