Төрле елларда районны данлаган, үз эшендә гел алдынгы, үрнәк булган, кайсылары инде мәрхүм якташларыбызга хөрмәт, ихтирам йөзеннән, Чирмешәндә Хезмәт Даны аллеясы ачтылар.
Карл Маркс урамы буйлап сузылган бу аллеяда җыйнак кына плитәләр бастырып, аларга фотолар беркетелгән.
Монда рәсемнәре куелган якташларыбызның һәркайсы хакында китап язарлык. Чирмешәнле Мария Яшина, мәсәлән, "Красный Октябрь"...
Төрле елларда районны данлаган, үз эшендә гел алдынгы, үрнәк булган, кайсылары инде мәрхүм якташларыбызга хөрмәт, ихтирам йөзеннән, Чирмешәндә Хезмәт Даны аллеясы ачтылар.
Карл Маркс урамы буйлап сузылган бу аллеяда җыйнак кына плитәләр бастырып, аларга фотолар беркетелгән.
Монда рәсемнәре куелган якташларыбызның һәркайсы хакында китап язарлык. Чирмешәнле Мария Яшина, мәсәлән, "Красный Октябрь" колхозында удар хезмәт куеп, "РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы", "ТАССРның атказанган механизаторы" исемнәренә лаек булган. Лашманнан бригадир Хөснелгата Сәлахов - Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Хезмәт Даны орденнары кавалеры, "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", Иске Кадидан баш инженер булып эшләгән Булат Зарипов та Ленин ордены иясе.
Аллеяда - паркта районда билгеле, күренекле шәхес - районда сәламәтлек саклау бүлеге мөдире булып эшләгән, өч меңнән артык операция ясаган, Ленин, Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән врач Иван Гурьевич Силантьевның да рәсеме куелган.
Моннан кырык ел элек вафат булган якташыбызның кызы - Людмила Ивановна Исаева Чирмешәндә яши. Бәйрәмгә ул да килгән.
-Әти тумышы белән Самара өлкәсеннән, Чистайда да яшәгән. Чирмешәнгә, әүвәл Түбән Кәминкәгә килдек, анда халык белән бик тату тордык,- ди Людмила Ивановна. - Олыгайган саен, беләсезме, нәкъ менә Түбән Кәминкәдә үткән яшь чакларны сагынам, татар җырларын җырлап юанам. Ә бүген аллея ачулары бик яхшы, анда әтинең дә рәсемен куюлары өчен рәхмәт.
Рәсемнәре плитәләрдә урын алган хезмәт уңганнарының тагын берсе - партиянең егерме бишенче съезды делегаты, Октябрь революциясе, Почет билгесе орденнары иясе Анатолий - Камил Фәсыйхов Туймәттә гомер итә. Гомере буе комбайнда, тракторда эшләгән ул. Шөкер, 76 яшьлек ветеран әле дә исән-сау. Бүген ул да монда. Үз рәсеме янында фотога да төште.
Мактаулы исемнәргә, орден-медальләргә лаек легендар шәхесләр: колхоз рәисләре - Бәркәтәдән Кәрам Әхмәтҗанов, Чирмешәннән Гаяз Гарифуллин, Әккәрәйдән тракторчы Павел Борисов һәм башкаларның рәсемнәре дә биредә куелуга лаек.
Аллеяда 16 якташыбызның фоторәсемен урнаштырганнар. Биредә, буе 240, иңе 3 метрлы мәйданда брусчатка җәелгән тротуар кырыйларында 22 утыргыч, 28 фонарь-яктырткыч куелган. Кырыйларда өч мең чамасы чәчәк утыртканнар.
-Без гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы геройлары турында гомер буе, еш сөйлибез, киләчәктә дә сөйләрбез, - диде район башлыгы Наил Зарипов, аллеяны меңгә якын кеше катнашында ачу тантанасында. - Ә менә хезмәт батырлары турында сирәк искә алабыз. Аллеябызны булдыру идеясе дә шул - хезмәт белән абруй казанганнарны онытмаска, алар белән горурланырга кирәк.
Район җитәкчесе бу объектта эшләгән төзүчеләргә - әрмән егетләренә, үзебездәге кайбер оешмалар адресына рәхмәт сүзләре дә җиткерде. Монда һәр коллектив диярлек үз өлешен керткән, ай буе диярлек өмәләр үткәрелде бит.
... Бәйрәм дәвам итә. Фоторәсемле плитәләр түренә: мәрхүмнәрнекенә - веноклар, исәннәренекенә чәчәкләр салынды. Аннары барча халык аллеяны тамаша кылды. Дөрес, монда чирмешәнлеләр моңа кадәр дә булырга өлгерде, төзелеш барышы белән танышып тордылар. Аллея тирәсендә нарат агачлары да күп, рәт-рәт. Монда тиздән посадка үсеп чыгар төсле. Чәчәк клумбалары да шактый. Төньяк өлештә, Нагорная урамы юл киселешендә диаметры 5 метрлы җыйнак кына, Чирмешәндә инде бишенче фонтан барлыкка килгән. Аны эшләтеп тә җибәрделәр.
Биредән, элеккеге автостанция ягыннан район мәдәният йортына, Җиңү паркына туп-туры юлдан һәм хәзер тротуардан да төшеп була.
Аллеяда әле тагын элеккеге автостанция, XXII партсъезд урамы ягыннан язулы капка да булачак диләр. Бу изге урынны карап, чисталап та торырга туры киләчәк. Әллә ничә кат ишеткәнче, бер тапкыр үзең күрүең яхшырак дигәндәй, парк кебек аллеяны һәркем үзе бәяли ала.
Бәйрәмнән фоторепортаж сайтның "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.
Автор фотолары.
Нет комментариев