Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә физик культура һәм спорт отличниклары артты

Район мәдәният йортында Физкультурачы көне уңаеннан узган чарада спортчыларны хөрмәтләделәр.

Тарихка күз салсак, Физкультурачы көне совет чорыннан мирас булып калган бәйрәмнәрнең берсе. Ул 1936 елдан башлап августның һәр икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары, кыскасы, физик культураны, спортны, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар аны үз бәйрәмнәре итеп саныйлар.

Район мәдәният йортында шушы уңайдан узган бәйрәмдә районыбыз спортчыларын, ветераннарны, спорт объектларында эшләүче якташларыбызны  район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләрдән “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Марина Овсянникова, спорт мәктәбе тренеры Флүзә Мисбахова, лицейның физик тәрбия укытучысы Юрий Сергеев Татарстан Республикасы физик культура  һәм спорт отличнигы билгесенә ия булдылар.

Инде мәгълүм булганча, район башкарма комитетының спорт эшләре бүлеген яңа кеше – Ленар Миншакир улы Ибниев җитәкли. Ул да эштә уңган хезмәттәшләренә бүләкләр тапшырды.

фото: автор

Бүген Чирмешәндә спортчыларны хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев