Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Чыршы бәйрәмендә әби-бабайлар да күңел ачты (+ФОТО)

Бәйрәмгә бәбиләр генә түгел, әби - бабайлар да шатлана. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, быел да район үзәгендә хезмәт ветераннары һәм өлкәннәр өчен Чыршы бәйрәме оештырдылар. Әлеге чарага район үзәгеннән һәм авыллардан 100гә якын кеше чакырылган иде. Аларның күбесе әле хәзер дә актив тормыш рәвеше алып бара, районыбыз үсешенә өлеш...

Бәйрәмгә бәбиләр генә түгел, әби - бабайлар да шатлана. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, быел да район үзәгендә хезмәт ветераннары һәм өлкәннәр өчен Чыршы бәйрәме оештырдылар.

Әлеге чарага район үзәгеннән һәм авыллардан 100гә якын кеше чакырылган иде. Аларның күбесе әле хәзер дә актив тормыш рәвеше алып бара, районыбыз үсешенә өлеш кертә.
Тамашаны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина ачып җибәрде һәм килгән кунакларны Яңа ел белән котлады.
Лаеклы елда булсалар да, райондашларыбыз район чараларында да актив катнашалар, аларның үз җыр ансамбльләре дә бар.
-Безнең "Көзге моң" ансамбле әле күптән түгел генә оешты, аның составында - пенсия яшендәге хатын-кызлар, - ди ансамбльнең җитәкчесе Рушания Шакирова. - Без төрле чараларда чыгыш ясап өлгердек, тамашачылар бик җылы кабул итә. Бүгенге бәйрәмдә дә җыр башкардык. Мондый күңелле чара оештыручыларга зур рәхмәт.
Район мәдәният йорты каршында оешкан "Ветеран" ансамбле артистлары да чордашларын бәйрәм белән котлады.
Декабрь аенда туганнар, ветераннар хәрәкәтенә актив өлеш кертүчеләр дә игътибар үзәгендә булды. Озак еллар район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрен җитәкләгән Солтания Фишерга район башлыгының Мактау грамотасын, Югары Кәминкәдә яшәүче укытучы ветеран Габдулла Шәйдуллинга Рәхмәт хаты тапшырдылар.
Бу көнне башка ветераннар исеменә дә изге теләкләр, рәхмәт сүзләре күп яуды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Чыршы бәйрәмнәре