Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән Сабантуеның “шахмат батырлары“

Районда үткән бәйрәмдә оештырылган әлеге борынгы акыл уенында дистәләрчә кеше катнашты. Ир-атлардан Леонид Калугин (Әккәрәй, студент) беренче булды. Фәрһад Сәмәрханов (Чирмешән, нефтьче, мастер) - икенче, Марат Уразбаев (Урманасты Үтәмеш, нефтьче) - өченче урында. Хатын-кызлар арасында Римма Баянова (Иске Кади, пенсионер) - җиңүче. Эльмира Фәткуллина (Түбән Кама, сәүдә өлкәсендә эшли) -...

Районда үткән бәйрәмдә оештырылган әлеге борынгы акыл уенында дистәләрчә кеше катнашты.

Ир-атлардан Леонид Калугин (Әккәрәй, студент) беренче булды. Фәрһад Сәмәрханов (Чирмешән, нефтьче, мастер) - икенче, Марат Уразбаев (Урманасты Үтәмеш, нефтьче) - өченче урында.
Хатын-кызлар арасында Римма Баянова (Иске Кади, пенсионер) - җиңүче. Эльмира Фәткуллина (Түбән Кама, сәүдә өлкәсендә эшли) - икенче, Алсу Шәмсиева (Лениногорск, укытучы) - өченче.
1-4 классларда укучылардан Илмир Мөхәммәтшин - беренче, Булат Могыйзов - икенче, Илдар Хөснетдинов - өченче. Әлеге малайлар Чирмешән лицеенда укыйлар.
5-7 класслардагылар арасында барган алышта призлы урыннарны Чирмешән кадет мәктәбе укучылары үзара бүлеште: Андрей Тимофеев - беренче, Рәзил Гыйләҗев - икенче, Дмитрий Перцев - өченче.
8-11 класста укучы егетләр төркемендә Чирмешән лицееннан Айдар Могыйзов иң күп очко җыйды. Юрий Скворцов (Яңа Элмәле) - икенче, Павел Скворцов (Яңа Элмәле) - өченче.
5-11 класста укучы кызлар да Сабантуй мәйданында фигуралар йөрттеләр. Бу юлы Людмила Редюкова (Яңа Элмәле) алга чыкты. Алсу Гыйләҗева (2нче Чирмешән мәктәбе) - икенче, Оксана Темникова (Яңа Элмәле) - өченче.
Ярышта Шамил Сөнчәләев хөкемдарлык итте. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Сабантуй шахматчылар