Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районының мәшгульлек үзәге юбилеен билгеләп үтә

19 апрельдә районда хезмәт һәм мәшгульлек бюросы төзелүгә 25 ел була. Хезмәт биржасы Россия­дә революциягә ка­дәр үк эшләгән. 30нчы елларда эшсезлек бетте дип, алар юкка чыга. 90нчы еллар башындагы сәяси, социаль-икътисади үз­гәртеп корулар хезмәт базарына тискәре тәэсир итә һәм кабат хезмәт һәм мәшгульлек бюролары барлык­ка килә. Үзәк ачылган елларда бездә...

19 апрельдә районда хезмәт һәм мәшгульлек бюросы төзелүгә 25 ел була.

Хезмәт биржасы Россия­дә революциягә ка­дәр үк эшләгән. 30нчы елларда эшсезлек бетте дип, алар юкка чыга.
90нчы еллар башындагы сәяси, социаль-икътисади үз­гәртеп корулар хезмәт базарына тискәре тәэсир итә һәм кабат хезмәт һәм мәшгульлек бюролары барлык­ка килә.
Үзәк ачылган елларда бездә ике кеше эш башлап җибәрә - җитәкче һәм бухгалтер. Бүген биредә тугыз белгеч хезмәт куя.
2004 елга кадәр кысан бер бүлмә биләгән үзәк соңрак яңа административ бинага күченә. 2001 елда аны халык мәшгульлеге үзәге итеп үзгәртәләр.
Үзәктә күп төрле программалар (үзмәшгуль­лек, кыска сроклы укыту, авыл җиренә күченеп яшәргә, эшләргә әзер булучыларга торак төзү һ.б.) эшли.
Дөньядагы кризис тәэ­сирендә дә, үзәк 2008-2011 елларда районда хезмәт базарының тотрык­лылы­гын саклап калуга ярдәм итә. Үзмәшгульлек программасы буенча районда 700 эшсез кеше үз эшен ачып җибәргән. 2730 хезмәткәр түләүле җәмәгать эшендә катнашкан.
2010 елдан башлап инвалидларга эш урыны булдырган эш бирүчегә компенсация бирелә башлады. Биш елда мөмкинлеге чикле 22 кешегә эш урыны булдырылган.
-Һәр елны үзәк ярдәме белән 200 кеше эшкә урнаштырыла, шул кадәр үк кеше, эш эзләү чорында, социаль ярдәм алып тора. Ел саен 100дән артык яшүсмер дә үзәк аша вакытлыча эш таба, 50ләп эшсез яңа һөнәр үзләштерә, - ди бу үзәкне ачылган көннән ук җитәкләүче Фәридә Дивитаева.
Үзәк белгечләрнең эшендә төп сыйфат, үзенчәлек шунда - алар кешеләргә кыен ва­кыт­ларда ярдәм итәргә, киңәшләрен бирергә тиеш. Бу вакыт эчендә җитәкче бердәм коллектив туплауга ирешкән.
Үзәк ачылган елларда Халисә Мәссарова, Светлана Калмыковалар биредә күп көч куя. Фәридә Гайнетдинова, Әнисә Кармышова, Ландыш Фәттаховалар да үзәктә инде дистә елдан артык район халкына хезмәт күрсәтеп, зур тәҗрибә туплаган белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined