Чирмешән хатын-кызларына иң матур теләкләребез
Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - хатын - кызларда. Шагыйрьләр дә хатын - кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзләр тапканнар. Халыкара хатын - кызлар көне гүзәл затларга теләкләр җиткерү өчен иң кулай сәбәп. Анатолий Федоровский, газ хезмәте начальнигы: -...
Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - хатын - кызларда. Шагыйрьләр дә хатын - кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзләр тапканнар. Халыкара хатын - кызлар көне гүзәл затларга теләкләр җиткерү өчен иң кулай сәбәп.
Анатолий Федоровский, газ хезмәте начальнигы: - Иң элек районыбызның хатын - кызларына исәнлек, бәхет һәм уңыш-
лар телим. Барлык хыяллары да тормышка ашсын, сөйгәннәре янәшәсендә бер - берсен аңлашып яшәсеннәр.
Рәмис Шәкүров, ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда инспекторы: - Гүзәл затларыбыз гаилә учагын кабызучы һәм саклаучы. Нинди генә эшкә алынсалар да, аны төгәл башкарып чыгалар, уңышларга ирешәләр. Соңгы вакытта машина йөртүчеләр арасында да хатын-кызлар нык күбәйде. Мин аларга юлларда бәлага тарымыйча, юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча, имин йөрүләрен телим.
Мәсхүт Хөсәенов, "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте рәисе: - Ихлас күңелдән барлык хатын - кызларыбызга ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, яхшы кәеф, иминлек һәм җан җылысы, гаилә бәхете телим.
Александр Митякин, Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы: - Салкын кышлардан соң, бу - язның беренче бәйрәме. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр, бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп - сөелеп яшәгез!
Вячеслав Мельников, Яңа Элмәле урта мәктәбе директоры: - Хөрмәтле гүзәл затларыбызга озын гомер, сәламәтлек, бәхет - шатлык, эшләрендә уңышлар телим, дөньяларда тынычлык хөкем сөрсен. Һәрвакытта көләч йөзле, шат күңелле булып калыгыз.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев