Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән балалары - могҗизалар илендә

Быел да физик мөмкинлекләре чикле, тәрбиягә алынган, күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 210 баланы яшьләрнең ял итү үзәгенә бәйрәмгә чакырып сөендерделәр, аларның берсе дә бүләксез калмады. -Яңа ел теләкләр тели, могҗизалар тудыра торган бәйрәм. Барлык хыялларыгыз да тормышка ашсын, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина. - 2014...

Быел да физик мөмкинлекләре чикле, тәрбиягә алынган, күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 210 баланы яшьләрнең ял итү үзәгенә бәйрәмгә чакырып сөендерделәр, аларның берсе дә бүләксез калмады.


-Яңа ел теләкләр тели, могҗизалар тудыра торган бәйрәм. Барлык хыялларыгыз да тормышка ашсын, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина. - 2014 нче ел бары уңышлар гына алып килсен, барыгызга да исәнлек, иминлек телим.

Бәйрәм барышында Кыш бабай белән Кар кызы могҗиза тудыра алуларына тагын бер кат инандырдылар. Балалар, дөньяларын онытып, әкият геройлары белән уйнадылар, биеделәр, Кыш бабайга үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Әти-әниләре дә якта калмады, дөнья мәшәкатьләрен беразга онытып, бала чакларына кайткан төсле булдылар.

Чумачкадан килгән дүрт яшьлек Рушания Потемкина башта бераз оялыбрак торса да, соңрак уеннарда бик актив катнашты.

-Район үзәгендә оештырылган мондый чарага инде икенче тапкыр килдек, - ди аның әнисе Фәридә ханым. - Балаларыбызга шундый күңелле бәйрәм оештыручыларга да, Кыш бабай бүләкләренә дә зур рәхмәт.

Кунакларны тамашага кадәр үзәк ашханәгә чакырып иртәнге чәй эчерсәләр, бәйрәмнән соң тәмле ашлар белән дә сыйладылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бала

2
X