Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Төнлә түгел, көндез дә сөрмәделәр

Инде октябрь чыгып барса да, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көзге эшләрнең азагы күренми. "Кара Чишмә" җәмгыя- тендә, мәсәлән, әле тагын 1200 гектар җир эшкәртәсе бар. Монда нибары 150 гектарда сабан узган. Төнге смена турында сүз дә юк, көндез дә сөрмәделәр монда. "Алга", "Лашман- АГРОфирмасы","Шушма" җәмгыятьләрендә, Туймәттә, Бәркәтәдә, Югары Кәминкәдә, Түбән...

Инде октябрь чыгып барса да, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көзге эшләрнең азагы күренми.

"Кара Чишмә" җәмгыя- тендә, мәсәлән, әле тагын 1200 гектар җир эшкәртәсе бар. Монда нибары 150 гектарда сабан узган. Төнге смена турында сүз дә юк, көндез дә сөрмәделәр монда. "Алга", "Лашман- АГРОфирмасы","Шушма" җәмгыятьләрендә, Туймәттә, Бәркәтәдә, Югары Кәминкәдә, Түбән Кәминкәдә дә агрегатлар кырга сирәк чыга, бу яктан эш күләме бик зур. Ә район буенча алганда эшкәртәсе җирләр 32 мең гектар ук (барлык мәйданның 60 проценты).
2280 гектарда үстерелгән шикәр чөгендеренең әлегә 1300 гектарыннан гына уңыш җыелган. "Чирмешән-АГРО" плантацияләрдә озак маташмады, 700 гектарда комбайн- нар чагыштырмача аяз көннәрдә күбрәк эшләп өлгерделәр. Бу җәмгыятьтән заводка 16 мең 198 тонна чөгендер озатылган.
Соңгы көннәрдә "Чирмешән-АГРО" чөгендер алуда "Кади"га булыша.
"Кади" җәмгыятендә шикәр чөгендере участок- ларының 410 гектарында уңыш җир өстенә чыгарылган (70 процент), 3550 тонна чөгендер шикәр ясарга җибәрелгән (районнан 21 мең тонна). Ә менә "Туймәт", "Югары Кармалка", "Югары Кәминкә" бүлекчәләрендә чөгендер алмыйлар әле, "Чирмешәнагрохезмәтләре" техникасы Түбән Кәминкәдә тупланган, анда да темп бик түбән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X