Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тәмлене сыерлар да ярата

"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең "Туймәт" бүлекчәсе бүген көненә уртача 1500 килограммлап сөт сата. Былтыр шул чорда бу күрсәткеч 700-800 килограмм чамасы гына булган. "Узган җәйдә печән һәм сенажны вакытында, үләннәрнең витаминнарга бай чорында әзерләп калдык. Сыйфатлы азык булгач, сыерлар да сөтле",- ди хуҗалык җитәкчесе Мигъдәт Кәримов. Быел таналардан яңа төркем җыйган...

"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең "Туймәт" бүлекчәсе бүген көненә уртача 1500 килограммлап сөт сата. Былтыр шул чорда бу күрсәткеч 700-800 килограмм чамасы гына булган.


"Узган җәйдә печән һәм сенажны вакытында, үләннәрнең витаминнарга бай чорында әзерләп калдык. Сыйфатлы азык булгач, сыерлар да сөтле",- ди хуҗалык җитәкчесе Мигъдәт Кәримов.

Быел таналардан яңа төркем җыйган Тәгъзимә Тукаева бу көннәрдә тәүлегенә 500 килограммлап сөт сава. Хуҗалык җитәкчелеге сыер савучы Алсу Кәримова хезмәтеннән дә бик канәгать.

Бүген районыбызда "Кади", "Лашман агрофирмасы" җәмгыятьләре дә 2012 елның шушы чоры белән чагыштырганда сөтне күбрәк саталар. Ә менә "Чирмешән агрохезмәтләре"нең "Бәркәтә" бүлекчәсендә, "Үтәмештә", "Чирмешән-АГРО" , "Сөлчә" җәмгыятьләрендә әлеге продукция, киресенчә, азрак җитештерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы