Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ремонтчыларны бал белән сыйлыйлар

"Кади" җәмгыятендә механизаторлар төш вакытында өйгә кайтып йөрми. Аларны кайнар аш белән тукландыруны машина-трактор паркы янәшәсендәге ашханәдә үк оештырганнар. Пешекчеләр Фәния Гамируллина, Рузалия Әһлиуллина узган елның декабреннән башлап көн саен 17-18 кешегә аш әзерлиләр. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы ремонтлаучылар өстәленә кайнар аштан тыш, җиләк-җимеш, атланмай, камыр ризыклары, хәтта бал...

"Кади" җәмгыятендә механизаторлар төш вакытында өйгә кайтып йөрми. Аларны кайнар аш белән тукландыруны машина-трактор паркы янәшәсендәге ашханәдә үк оештырганнар.


Пешекчеләр Фәния Гамируллина, Рузалия Әһлиуллина узган елның декабреннән башлап көн саен 17-18 кешегә аш әзерлиләр. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы ремонтлаучылар өстәленә кайнар аштан тыш, җиләк-җимеш, атланмай, камыр ризыклары, хәтта бал да куела.

- Монда бик чиста, кызлар тәмле пешерә. Төш вакытында ашатулары, безгә - иртән 7дә чыгып китүчеләргә бик уңай,- ди Утыз Имәннән йөреп эшләүче Илсур Насыйров.

Шундый шартлар булгач, "Кади"да тырмаларны ремонтлап та куйганнар. Хәзер механизаторлар җылы биналарда чәчкеч, культиваторларны "аякка бастыра".

Сүз уңаеннан, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Фәрит Хисамов хәбәр итүенчә, техникалар ремонтлау "Чирмешән- АГРО" җәмгыятендә дә яхшы оештырылган. Тракторларын кырга чыгып китәрлек итеп төзәтеп куйганнар. Чит илдә җитештерелгән чәчү комплексының запас частьләренә октябрь аенда ук заказ бирелгән. Хәзер аларның кайтканын көтәләр.

"Күтәмә агрофирмасы"нда тырмаларны көздән ремонтлап калдырганнар иде. Бүген хуҗалыкның барлык механизаторларын чәчкечләрне сафка бастыруга җәлеп иткәннәр. Бушагач, тагын ике тракторны карап чыгасы бар.

"Лашман агро-фирмасы" җәмгыятендә дә техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләү буенча байтак хезмәт куйганнар.

"Вакыт кыса, сроклар узып бара. Тракторлар, тагылма машиналар ремонтлауны сүлпәнрәк башлаган хуҗалыкларга исә бу эшне ашыктыру, ремонтчыларга "Кади"дагы кебек шартлар булдыру зарур",- ди Фәрит Хисамов.

..."Кади"да эш ничек әйбәт бармасын, ди, җәмгыять ашханәсе урнашкан профилакторийда колхозчылар медицина ярдәме дә ала. Шимбә, якшәмбе көннәрендә биредә табиблар кабул итү үткәрә, кирәксенүчеләргә чәчтараш та эшли.

Профилакторийга тирә-як авыллардан да килүчеләр байтак икән.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы