Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нодуляр дерматитны алдан кисәтик

Ростов, Волгогорад, Әстерхан өлкәләре, Ставрополь Краснодар крайлары, Адыгей, Ингушетия, Дагыстан, Калмыкиы, Чечен һәм Карачай-Черкес республикалары, Самара өлкәсе территорияләрендә йогышлы нодуляр дерматит авыруы вирусы табылган. Әле күптән түгел генә - 7 июльдә Оренбург өлкәсенең Ташлы һәм Соль-Илецк районнарында шундый ике очрак теркәлгән. Аның Татарстанга үтеп керү куркынычы да бар. Нодуляр дерматит...

Ростов, Волгогорад, Әстерхан өлкәләре, Ставрополь Краснодар крайлары, Адыгей, Ингушетия, Дагыстан, Калмыкиы, Чечен һәм Карачай-Черкес республикалары, Самара өлкәсе территорияләрендә йогышлы нодуляр дерматит авыруы вирусы табылган. Әле күптән түгел генә - 7 июльдә Оренбург өлкәсенең Ташлы һәм Соль-Илецк районнарында шундый ике очрак теркәлгән. Аның Татарстанга үтеп керү куркынычы да бар.


Нодуляр дерматит аеруча куркыныч йогышлы авыруларның берсе дип санала. Вирус зур икътисади зыян китерергә мөмкин. Чирле сыерларның сөте кими, еш кына буазларының бозаулары корсагында ук үлә, йогышланган үгезләрдә үрчем булмый. Авыру терлекләрне бизгәк тота, тиреләре, лайлалы ярылары, лимфа системасы зарарлана, тире астында төеннәр (уннан алып берничә йөзгә кадәр) барлыкка килә. Хайваннар бик тиз ябыга, күз һәм борыннан сыекча ага. Савым сыерларында мастит башлана. Көтүнең 50 процентка кадәре авырый, 1дән 10 процентка кадәре һәлак була. Бу чиргә нәселле хайваннар аеруча бирешә, ә терелгәннәре озак вакыт вирусны йөртүчеләр булып кала.

Вирусны, нигездә, талпаннар, чебеннәр һәм башка канэчкеч бөҗәкләр тарата. Шулай ук бу чир йогышланган мал азыгы, су, һава һәм сөт аша да күчәргә мөмкин. Әлегә кадәр бу чирне дәвалый алырдай дару уйлап табылмаган.

Профилактика чаралары: терлекләрне, азыкны һәм инвентарьны бу чир ягыннан имин булган өлкәләрдән дәүләт ветеринария хезмәте җитәкчесенең рөхсәте белән, тиешле документлар булганда гына алып кайтырга, аларны башта карантинга куярга, хайваннарны һәм араннарны канэчкеч бөҗәкләргә каршы репеллентлар белән эшкәртергә, шәхси хуҗалыкларда малларны ветеринарларга күрсәтергә.

Мөгезле эре терлектә нодуляр дерматитның клиник билгеләре күренгән очракта кичекмәстән Чирмешән районы ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Тел: 2-51-17.

Айрат Галимуллин,

ТР Баш ветеринария идарәсе дәүләт инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined