Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Лашман авылында сугым пункты төзелә

Якын көннәрдә Лашман авылында терлекләр сую өчен сугым пункты төзи башлаячаклар. Төзелеш өчен проект һәм документлар әзер дә. Әлмәт, Лениногорск, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Чирмешән ветеринарлары катнашында безнең районда үткән зона утырышында, ТР Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов бу хакта һәм һәр район күрсәткечен аерым анализлады, җитешсезлекләрне...

Якын көннәрдә Лашман авылында терлекләр сую өчен сугым пункты төзи башлаячаклар. Төзелеш өчен проект һәм документлар әзер дә.

Әлмәт, Лениногорск, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Чирмешән ветеринарлары катнашында безнең районда үткән зона утырышында, ТР Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов бу хакта һәм һәр район күрсәткечен аерым анализлады, җитешсезлекләрне яшермичә әйтте, киңәшләр бирде.
-Без мал хуҗаларына уңайлы шартлар тудырырга бурычлы. Ветеринарлар сугым пунктында эшләргә, кләймә куйган кеше үзе үк белешмәсен (сопроводительная справка) дә теркәп җибәрергә тиеш, - ди Алмаз Хисаметдинов. - Мал хуҗасы, сезне эзләп йөрмәсен. Бөтен эш бер урында башкарылсын.
Ветеринарларны бергә җыюның төп сәбәбе - аларга шәхси номерлары белән, санитар экспертиза үткәрү өчен кләймәләр тапшыру. Бу кләймәләр белән аның хуҗасы гына эшли ала. Ә инде билгеле бер кләймә куелган иттә гаеп, җитешсезлек табылса, монда ветеринар - кләймә хуҗасы үзе җавап бирә.
-Хезмәт урыныгызны саклагыз, намуслы булыгыз, - диде җитәкче.
Әлеге эш коралларын аттестация үткән ветеринарларга гына тапшырдылар.
Районда, Лашманда сугым пунктын ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрү бурычы куелды. Андый пункты булмаган районнар республикада да берничә генә калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман сугым пункты ветеринария берләшмәсе