Комбайннарга эш күп әле
Авыл хуҗалыгы

Комбайннарга эш күп әле

14 мең гектарда бөртеклеләр уңышын җыясы калды, 25 мең гектарга якын мәйданнан уңыш җыеп алынды.

“Сөлчә”, “Әккәрәй” җәмгыятьләрендә тиешленең 66-63 процент өлешендә комбайннар узган, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да әлеге күрсәткеч – 60, “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыгында – 92 процент.
Уңыш күрсәткечләре буенча алдынгылар түбәндәгеләр –“Тепсуркаев В.Ә.” – 45,3, “ЧИРМЕШӘНАГРО” – 43,7, “БИО-АГРО” – 35,7 центнер (район буенча гектардан уртача 34,1 центнер).
Әлегә 921 гектарда, ягъни планлаганның 8 проценты кадәр уҗым культуралары чәчелгән. Бу эштә “Сөлчә” һәм “ЧИРМЕШӘНАГРО” алда.
Планлаганның 7 процент өлеше, ягъни 3595 гектар җир туңга сөрелгән.

фото редакция архивыннан


Нет комментариев