Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Казанкада яшәүче Хмелевлар грант акчасына тагын берничә сыер алмакчылар

Казанка авылында яшәүче Евгения һәм Николай Хмелевлар "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" республика бәйгесенең җиңүчеләре дип танылдылар һәм 100 мең сум грант белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциасиясе съезды кысаларында "Корстон-Казан" сәүдә-күңел ачу үзәгендә узган. Шәхси-ярдәмчел хуҗалыкларның башлыкларына, алар арасында якташыбыз Николай Хмелев та, бүләкләрне...

Казанка авылында яшәүче Евгения һәм Николай Хмелевлар "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" республика бәйгесенең җиңүчеләре дип танылдылар һәм 100 мең сум грант белән бүләкләнделәр.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциасиясе съезды кысаларында "Корстон-Казан" сәүдә-күңел ачу үзәгендә узган. Шәхси-ярдәмчел хуҗалыкларның башлыкларына, алар арасында якташыбыз Николай Хмелев та, бүләкләрне республика Премьер -министры урынбасары- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырган.

-Бүген безнең хуҗалыкта 18 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, -ди Евгения Николаевна.- 10 савым сыерыбыз бар, алардан тыш таналар, үгезләр, дуңгызлар да асрыйбыз. Бүген ике сыерны гына савабыз, калганнары-буаз. Мини-фермалар төзелешенә бирелүче 200 мең субсидияне дә алдык, фермабыз әзер диярлек, вак-төяк эшләр генә калды. Малларга азыкны җитәрлек хәстәрләдек.

Хмелевлар биш бала үстерәләр. Нурлат аграр техникумы филиалы студенты - олы уллары Василий, Самарада укучы Александр, 11нче класс укучысы Люба, 5нче класста белем алучы Лиза һәм 9 яшьлек Даша -әти-әниләренең беренче ярдәмчеләре, барысына да эш җитә бу зур гаиләдә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грантына Хмелевлар тагын берничә сыер алырга планлаштыралар. Киләчәктә сөтлебикәләрне 15кә җиткермәкчеләр.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яшәүче Казанкада сыер алмакчылар тагын берничә грант акчасына Хмелевлар

2
X