Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кәҗә өчен түләделәр, инде ат хуҗалары көтә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша районда 1880 сыер өчен, хуҗаларына 5 миллион 640 мең сум акча күчергәннәр. Үткән ел 1817 сыер хуҗасы субсидия алган булган. Быел 883 кәҗә хуҗасына да 1әр мең сум субсидия бирелгән (2015тә 646). Озакламый 43 ат хуҗасына да субсидия акчасы барып җитәчәк. Дәүләтебез авыл...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша районда 1880 сыер өчен, хуҗаларына 5 миллион 640 мең сум акча күчергәннәр.

Үткән ел 1817 сыер хуҗасы субсидия алган булган. Быел 883 кәҗә хуҗасына да 1әр мең сум субсидия бирелгән (2015тә 646). Озакламый 43 ат хуҗасына да субсидия акчасы барып җитәчәк.
Дәүләтебез авыл ху­җалыгын үстерүдә шәх­си ярдәмче хуҗалык­ларга менә шулай, конкрет булыша. Респуб­ли­када бу юнәлештә дистәләгән программа эшли.
- Быел тавык, күркә чебиләре, каз, үрдәк бәбкәләре алучыларга да субсидия бирелде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш бухгалтеры Айсылу Гайнуллина. - Әлеге кош­ларны сатып алучыларга барлыгы 80 мең 500 сум акча күчерелде.
Мини-фермалар санын арттыру максатында быел 10 кешегә 200әр мең сум субсидия бирелгән. Нәселле тана сатып алучы 4 мал хуҗасына барысы 60 мең сум акча белән булышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия Сыер асраучыларга – дәүләт ярдәме