Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иске Кадида тирән сөрәләр

"Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында җирләрнең 70 проценты, ягъни 1600 гектарлап мәйдан туңга сөрелгән. Бу районда иң яхшы күрсәткеч. Хуҗалыкта һәр көнне 8-9 трактор җир эшкәртә, алтысы сабан тага. Көненә 50-60 гектар иңлиләр. Мон6да җирне тирән итеп, сыйфатлы сөрәләр. Хәтта быелгы, авыл хуҗалыгы өчен җайсызрак елда да һәр гектардан уртача 19...

"Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында җирләрнең 70 проценты, ягъни 1600 гектарлап мәйдан туңга сөрелгән. Бу районда иң яхшы күрсәткеч.

Хуҗалыкта һәр көнне 8-9 трактор җир эшкәртә, алтысы сабан тага. Көненә 50-60 гектар иңлиләр. Мон6да җирне тирән итеп, сыйфатлы сөрәләр. Хәтта быелгы, авыл хуҗалыгы өчен җайсызрак елда да һәр гектардан уртача 19 центнер уңыш үстерүләренең, амбарларга 38 мең центнер бөртек кайтаруларының сере дә шундадыр.
Биредә эшче халыкны кызыксындыра беләләр. Хезмәт хакы вакытында бирелә. Кайвакыт, дөрес, акчалата түләргә мөмкинлек булмый, терлек азыгы, фураж, мал бирәләр.
-Безгә алары да бик кирәк, малны күп асрыйбыз. Түләгәч, чын күңелдән эшлибез,- ди тракторчы Ренат Мортазин. - Әле менә өчәр тонна бодай алдык. Чиста, коры. Печән проблемасын белмибез. Җир сөргән өчен тагын аласыбыз булачак.
Бүген Якты Тау янәшәсендәге уҗым бодае урып алынган участокта Ренат Әнәс Ябинов белән бергә эшли. Биредә дә байтак җирне әйләндереп каплаганнар. Көн дә 5-6шар гектар сөрәләр.
-130 ат көчле "Беларус"ларыбыз бик ышанычлы, егәрле. Көн буе руль артында арыта, билгеле, нык селкетә бит, - диләр тырыш механизаторлар.
Алар эшли торган участок чиста, салам җыеп алынган. Мин килгәндә, тракторчылар төшке аштан соң кабат ызанга төшәргә җыеналар иде. Итле кәбестә ашы, подливалы макарон, чәй ошаган үзләренә. Башка көннәрдә дә тук алар. Ашларны кырга ук китерәләр икән.
Ренат Мортазин һәм Әнәс Ябиновка идарә икесенә бер сыер да биргән. Аны сатып, акча ясамакчылар.
-Эшләгән кешегә берни дә жәл түгел,- ди җитәкчеләре Рәдис Камалов. - Коры, аяз вакытта нәкъ андыйлар тырышкач, уракны да төгәлләп өлгердек. 1500 тонналап силосыбыз, кирәк кадәр печәнебез, фураж да бар. Быел шикәр чөгендере чәчмәгән идек, уйлаштык-уйлаштык та, бу культураны ташламаска булдык, киләсе елга аңа 200 гектарлап җир әзерлибез. Кукуруз урын алачак участокларны да көздән тирән итеп сөреп калдырабыз.
"Камалов Р.Ә" җәмгыяте терлекчелекне дә күз уңыннан ычкындырмый. Бүген моннан көн саен 4 тонналап сөт тапшыралар.
... Утыз Имән егетләре Әнәс Ябинов һәм Ренат Мортазин бүген дә, аяз вакытта, караңгыга кадәр эшләргә ниятлиләр. Бер яңгырга китсә, эш үрчеми, тракторга да авырга туры килә. Аларның дүрт төрәнле сабан таккан, берсе тугыз, икенчесе биш еллык "Беларус"лары бер дә көчәнмичә тауга күтәрелде...
"Күтәмә АГРОфирмасы"нда да җир сөрү темпы югары, 1200ләп гектарда сабан узган (тиешленең 44 проценты). "Сөлчә" дә сынатмый (47 процент).
Район буенча гына күрсәткечләр мактанырлак түгел. Әлегә планлаганның 37 процент өлешендә, 15 мең гектарда гына җир эшкәртелгән. "Чирмешән агрохезмәтләре"ндә нибары 568 гектарда (15 сентябрь көненә) сабан узган (тиешленең 7 проценты). Нык соңга калалар.
-Берничә йөз гектарны санамаганда, уракны төгәлләдек, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альфред Гыйльманов. - Оптималь срокларда, барысы 10 мең гектарда уҗым культуралары да чәчә алдык. Әмма кырларда эш күп әле.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined