Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Ильхан" җәмгыяте көн саен уртача 5 тоннадан күбрәк сөт сата

Бүген монда 356 баш сыер асрыйлар.

Бүген “Ильхан” җәмгыятендә районда иң күбе, көн саен уртача 5 тонна 500 килограмм тирәсе сөт савалар, 5300 килограммын Казанга сатып җибәрәләр.

Сөт күләме кышкы чорда да кимемәс. Җәмгыятьтә 850 тонна печән, 5500 тонна сенаж хәстәрләгәннәр. 4000 тонналап силос салып куйганнар, бу эш әле дәвам итә. Быел кукуруз чәкәннәре тулы, тук, диләр.

Монда былтыр, аннан алдагы елдан да калган сенаж һәм силос базларын күптән түгел генә ачканнар. Запас азык  бүген генә салган диярсең, хуш исле, сыйфатлы, аларны маллар яратып ашый. Ашаткач, продукция була дигән сүз.

-Айга уртача 20-25 баш бозау туа, - ди зоотехник Марина Җиһаншина. -Әле тагын 119 сыерыбыз буаз. Алар ясалма юл белән орлыкландырылган.

Тулаем Югары Кәминкәдәге бу фермада 356 баш савым сыеры асрала. Тагын бер зур корпусның эчке эшләре төгәлләнгәч, сыерлар санын күбәйтмәкчеләр.

-Комплекста терлекчеләргә кытлык юк, - ди Марина Петровна. -Ай саен хак түлиләр, аның конкрет көне бар. Сыер савучылар алты көн эшләп, бер көн ял итәләр. Бер атнада – беренче, икенчесендә икенче сменага киләләр. Өч тапкыр савабыз. Бездә Румия Фәттахова сыман уңган сыер савучылар күп.

Корпусларга азыкны бары техникага төяп кенә кертәбез.

“Сөлчә” җәмгыяте көн саен уртача 3 тонна сөт сата, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” – 2390, “Әккәрәй” – 2040 килограмм, тулаем, район буенча, крестьян-фермер хуҗалыкларыныкын да кушкач, 16 тонна. Былтыр да шул чама булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X