Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәнлеләр кредитка акча ала

Соңгы сигез елда 2315 райондашыбыз барлыгы 467 миллион сум ташламалы кредит алган. 2013 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ташламалы кредит терлек абзарлары төзергә яки үзгәртеп корырга һәм мал алырга бирелде. Ел дәвамында 402 райондашыбыз шул максатларга тулаем 100 миллион 426 мең сум кредит акчасы алган. Ташламалы кредиттан файдаланучыларның күпчелеге (193 кеше)...

Соңгы сигез елда 2315 райондашыбыз барлыгы 467 миллион сум ташламалы кредит алган.


2013 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ташламалы кредит терлек абзарлары төзергә яки үзгәртеп корырга һәм мал алырга бирелде.

Ел дәвамында 402 райондашыбыз шул максатларга тулаем 100 миллион 426 мең сум кредит акчасы алган.

Ташламалы кредиттан файдаланучыларның күпчелеге (193 кеше) Чирмешән авыл җирлегендә яшәүчеләр. Аларга бер елда 49 миллион 305 мең сум акча бирелгән. Лашманда 36 гаилә 7 миллион 306 мең сум кредит алган.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ташламалы шундый кредит бирелә башлаганнан бирле (8 елда) 2315 гаилә үз хуҗалыгын үстерүгә 467 миллион 697 мең сум кредит акчасы файдаланган. Аларның "Россельхозбанк" (1625 кешегә), Саклык банкы (285), "Ак барс банк" (272), "Татфондбанк" (111) биргән.

Сүз уңаеннан, кредит алучылар соңгы вакытларда субсидия акчалары кайтарылмауга зар белдерә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан финанслау 2013 елның октябрендә үк ябылган, ә 2014кә әле ачылмаган. Бу субсидияләр югалмаячак, барысы да хуҗаларына барып җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан кредит