Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының “Ильхан” җәмгыятендә иң сөтле сыерлар

“Ильхан” җәмгыятеннән һәр көнне уртача 6580 килограмм сөт алып китәләр. “Сөлчә” күрсәткече – 2050, “Әккәрәй”неке – 1900 килограмм.

Тулаем район буенча күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан көн саен 14 тонна сөт сатыла, ягъни узган елның шушы чорындагыдан 1 тоннага кимрәк.

-Сөт җитештерүдә 2020 елдагы күрсәткечләрнең чүт кенә кимүе кайбер сыерларның бозаулау чоры соңгарак калу белән бәйле, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. -Сыерларны баланслап, витаминнар белән баетылган рацион нигезендә ашату да мөһим роль уйный.

Шәхси хуҗалыклардан көнгә уртача 11 тонна 300 килограмм сөт кабул итәләр, ягъни узган елның шушы чорындагыдан 1 тоннага күбрәк. Бу өлкәдә Түбән Кәминкә авыл җирлеге иң алда, монда көнлек күрсәткеч 1600 килограмм тирәсе. Чирмешән җирлеге (1160 килограмм), Кармыш җирлеге (1015) шулай ук былтыргы күрсәткечләрен узып эшлиләр.

Шәхси хуҗалыкларда барысы 1916 сыер асрала. Иң күбе - Чирмешән (258) һәм Түбән Кәминкә (228) җирлекләрендә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев