Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында арпа чәчә башладылар

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә керештеләр. Бүген күпчелек агрегатлар дым каплатуга җәлеп ителгән.

“БИО АГРО” җәмгыяте уҗым культураларын бик тиз ашлап өлгерде, инде арпа чәчүгә керештеләр. Көздән сөрелгән җирләрне тырмалауны да озакка сузмыйлар.

-Орлык, ягулык, минераль ашламалар проблемасы юк, - ди җәмгыять идарәчесе Руслан Хәлиуллин. -Кадрларыбыз җитә. Көн саен уртача 16 агрегат кырга кузгала, күбесе төнлә дә эшли.

Таһир Шакиров КамАЗ белән алып килгән 1000әр килолы икешәр капчык нитроаммофосканы Андрей Орешов һәм Рифат Билалов тиз генә “Туман” тракторы әрҗәсенә бушатып, Иске Үтәмеш янындагы уҗым участогына кузгалдылар.

Яшь тракторчы Ренат Хәмидуллин Югары Чегодай янәшәсендә борчак чәчү өчен җир культивацияләүне озакка сузмаска тырыша.

Быелгы язда районда 31 мең гектарда бөртекле культуралар, 900 гектарда кукуруз, 2580 гектарда рапс чәчү планлаштырылган. Көнбагыш 12 мең гектарга якын мәйданда урын алачак.

Көздән чәчелгән уҗым культураларының 8115 гектары кышны яхшы кышлаган, аларны ашлыйлар, тырмалыйлар.

“БИО АГРО” 1000 гектар чамасы мәйданда арпа чәчеп тә өлгергән, бу эшне Бәркәтә кырларыннан башлаганнар.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”да, “Сөлчә”дә дә тырма агрегатлары күптән кырда, хәзер чәчә башлыйлар. Уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тукландыруны да озакка сузмыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев