Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында комбайннарның төзеклеген тикшерәләр

25 июльдән 29 августка кадәр районда "Комбайн" операциясе игълан ителде. Басуларда өлгереп җиткән уңышны урып - җыю эшләре көннән - көн кызулана бара. Уракны тиз, сыйфатлы алып бару өчен төзек техника булуы шарт. Шуларны истә тотып, республиканың дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре тикшерүләр уздыра. -Рейдлар барышында техниканың дәүләт номеры, теркәү...

25 июльдән 29 августка кадәр районда "Комбайн" операциясе игълан ителде.

Басуларда өлгереп җиткән уңышны урып - җыю эшләре көннән - көн кызулана бара. Уракны тиз, сыйфатлы алып бару өчен төзек техника булуы шарт. Шуларны истә тотып, республиканың дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре тикшерүләр уздыра.
-Рейдлар барышында техниканың дәүләт номеры, теркәү таныклыгы булу - булмавы, комбайнның куркынычсызлык техникасы җиһазлары белән комплектлануы, яктырту һәм сигнал приборларының төзеклеге , двигательнең торышы, гомумән, техник күзәтү таләпләренең үтәлешенә игътибар биреләчәк, - ди Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән районы буенча бүлек начальнигы Рифат Гатин.- Җитешсезлекләр ачыкланган очракта хуҗалык җитәкчеләренә һәм җаваплы затларга күрсәтмәләр тапшырылачак, административ эш тә кузгатылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы комбайннар

2
X