Лениногорск АГРОфирмасы тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районында берничә хуҗалык уракны төгәлләде
"ҮтәмешАГРО", "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләре, Нурлат аграр техникумы филиалы уракны төгәлләделәр дә. "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Чирмешән АГРОхезмәтләре"ндә бөртеклеләр суктыруда комбайннарга нибары берничә көнлек эш калды. Тулаем, район буенча, тагын 11 мең гектардан уңыш җыясы бар, шуның 7 мең гектары - сабан бодае. "ЧИРМЕШӘНАГРО"да шикәр чөгендере алалар. 450 гектар мәйданның 55 гектарында комбайннар эшләгән...
-
“Лениногорск АГРОфирмасы“ уракны төгәлләде
Район хуҗалыкларында бөртеклеләр барлык мәйданнарның 60 процент өлешеннән, 23 мең гектардан җыеп алынган. Һәр гектардан уртача 29 центнер уңыш чыга. "Лениногорск АГРОфирмасы" уракны төгәлләде дә. Бу җәмгыятьтә бөртеклеләр 3850 гектарда игелде, һәр гектардан уртача 37,4 центнер. Тулаем 14 мең 417 тонна уңыш җыйдылар. "ҮтәмешАГРО", "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятьлә-рендә дә комбайннар үтәсе участоклар...