Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы авылларында көтү чыкты

Районыбызның кайбер авылларында, әйтик, Иске Котышта, Иске Элмәледә, Яңа Элмәледә көтү апрель аенда ук чыккан. Күпчелек авылларда терлекләрне көтүгә майның беренче көннәрендә саф һавага чыгарырга җыеналар. Көтү мәсьәләсен хәл итү өчен авыл җирлекләре Советлары, халык белән очрашып, җыелышлар уздырганнар. Ивашкинода көтү 3 май көнне чыгачак, биредә малларны чиратлашып көтәргә ниятләгәннәр....

Районыбызның кайбер авылларында, әйтик, Иске Котышта, Иске Элмәледә, Яңа Элмәледә көтү апрель аенда ук чыккан.

Күпчелек авылларда терлекләрне көтүгә майның беренче көннәрендә саф һавага чыгарырга җыеналар.
Көтү мәсьәләсен хәл итү өчен авыл җирлекләре Советлары, халык белән очрашып, җыелышлар уздырганнар. Ивашкинода көтү 3 май көнне чыгачак, биредә малларны чиратлашып көтәргә ниятләгәннәр. Яшәүче поселогында 15 апрельда чыккан көтүне дә чиратка куйганнар. Иске Элмәле авыл җирлеге территориясендә урнашкан ике авылда да маллар көтүдә. Монда ике авылга 110 баш сыер исәпләнә, аларны авыл халкы чиратлашып көтә. Иске Котыш авылында ике көтү йөри. Бер очта чиратлашып көтсәләр, авылның икенче өлешендә көтүче яллаганнар.
Авылларда көтү көтеп, айга уртача 40- 50 мең сумга кадәр акча эшләүчеләр бар. Төрле авылларда бер башка төрлечә бәя куелган. Кайбер урыннарда һәр хуҗа бер башка ай саен 650 сум түләсә, кайберләрендә такса кыйбатрак, хәтта сыер башына бер мең сум.
Әккәрәйдә, Кармышта, Урманасты Үтәмештә, Иске Кадида көтүне үз авыл кешеләре көтәргә алынган. Лашман авыл җирлегендә дә көтүчеләр белән проблема юк. Лашманга Яңа Чишмә егетләре килә, Әмирдә көтүне Лашман кешесе көтәчәк. Иске Үтәмештә дә көтүче Лашманнан булачак.
Бәркәтәдә көтү, гадәттә, майның уртасында чыга.
-Көтүгә чиратлап чыгарга туры килер, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. - Әмма көтүче булса, халык түләргә дә риза. Бәлки бу язмадан соң берәрсе безнең авылда да көтү көтәргә теләк белдерер.
Чирмешәннең Амур ягында да көтү чыккан. Биредә мал күп булгач, ялланып көтүче дә табылган. Район үзәгенең көнчыгыш өлешендә чиратлашып көтәләр икән, ә менә үзәктә маллар әле абзарларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Иске Котыш авылы көтү чыкты

2
X