Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән комбайннары ремонт көтә

Быел районда урып - җыю эшләрендә 80нән артык комбайн катнашыр дип көтелә. Аларның күпчелегенә ремонт кирәк. -Шушы көннәрдә генә "Үтәмеш" хуҗалыгында булып кайттык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Ленар Җиһангиров. - Аларда уракка җиде комбайн чыгарга тиеш. Бүген берсе печән чаба. Калганнарын...

Быел районда урып - җыю эшләрендә 80нән артык комбайн катнашыр дип көтелә. Аларның күпчелегенә ремонт кирәк.

-Шушы көннәрдә генә "Үтәмеш" хуҗалыгында булып кайттык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Ленар Җиһангиров. - Аларда уракка җиде комбайн чыгарга тиеш. Бүген берсе печән чаба. Калганнарын ремонтлыйлар. Комбайнчылар белән проблема юк. Димәк, монда эш бара.
Кызганыч, башка хуҗалыкларда бу өлкәдә оешканлык җитеп бетми. Районда, күбесе искерәк булса да, комбайннар җитәрлек: 32 "Дон", 30 "Нива", "Енисей", "Тукан", "Нью - Холланд"лар бар. Аларның барысын да диярлек кыска вакытта сафка бастыру сорала. Ләкин күпчелек хуҗалыкларда әле һаман комбайннарга механизаторлар билгеләнмәгән.
Л.Җиһангиров сүзләре буенча, техниканы тиешле таләпләргә туры китереп кышкы саклауга куючылар ремонт эшләрен тиз башкарачак. Башкаларга күбрәк эшлисе һәм ремонтка күбрәк акча тотарга туры киләчәк. Аеруча фермерларга авыр, чөнки алар эшли торган комбайннарга 10ар, кайберләренә 20шәр ел.
Районда бер комбайнга уртача суктыру мәйданы 400 гектар чамасы. "Чирмешән АГРО", "Алга", "Кара Чишмә" хуҗалыкларында бу сан ике тапкыр диярлек күбрәк. Шуңа карамастан, бу хуҗалыкларда да ремонт эшләрендә активлык күренми.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авыл хуҗалыгы комбайннар