Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәркәтәдә чәчмиләр дә, сөрмиләр дә

"Чирмешән - АГРО" җәмгыятендә, һава торышына җайлашып, көне-төне чөгендер алалар. Бу көннәрдә шикәр чималын Зәйдәге заводка озатуга да керешкәннәр. Җәмгыятьтә 280 гектардан уңышны казып та алганнар (барлык мәйдан 700 гектар). Чөгендер яхшы үскән, эре. Кагатларда 8 мең тонналап уңыш бар. Башка хуҗалыкларда чөгендер участокларында техника күренми әле. Пландагы 9614 урынына...

"Чирмешән - АГРО" җәмгыятендә, һава торышына җайлашып, көне-төне чөгендер алалар. Бу көннәрдә шикәр чималын Зәйдәге заводка озатуга да керешкәннәр.

Җәмгыятьтә 280 гектардан уңышны казып та алганнар (барлык мәйдан 700 гектар). Чөгендер яхшы үскән, эре. Кагатларда 8 мең тонналап уңыш бар. Башка хуҗалыкларда чөгендер участокларында техника күренми әле.
Пландагы 9614 урынына 7613 гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчелгән. Югары Кармалкада, Бәркәтәдә, "Кара Чишмә"дә, "Шушма"да, Түбән Кәминкәдә көзге чәчүнең рәте булмады. Шул ук вакытта "Чирмешән- АГРО" да - 1000, "Кади"да - 1210, "Үтәмеш"тә 700 гектарда уҗым культуралары орлыкларын вакытында җир куенына салдылар.
Урак төгәлләнмәгән әле, тагын 1600 гектардан бөртеклеләр уңышын суктырып аласы бар. Сүз уңаеннан, быел бер гектардан уртача 13,7 центнер уңыш чыга, тулаем, әлегә, 542 мең центнер бөртек җыелган.
Планлаганның 51 проценты кадәр, ягъни 13260 тонна сенаж, 13300 тонна (59 процент) силос әзерләнгән. Сенажны "Лашман - АГРОфирмасы", "Үтәмеш", "Чирмешән - АГРО" байтак салдылар. "Чирмешән - АГРО", "Сөлчә", "Үтәмеш" җәмгыятьләрендә силос базларын да тутырдылар. Югары Кәминкәдә дә кышны иркен чыгарлык азык запаслары бар.
12 мең 956 гектарда җир эшкәртелгән ( планның 24 проценты). "Кара Чишмә"дә, "Шушма"да, Түбән Кәминкәдә, "Алга"да сөрү агрегатларының җитештерүчәнлеге бик түбән. Бәркәтәдә бер генә тракторга да сабан тагылмаган, бер генә гектар да җир сөрелмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы