Быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермерларда бөртеклеләрнең тулай җыемы 127 мең 434 тонна булган. Бер гектарга бүлгәндә, уңыш 32,3 центнер.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә тупланган мәгълүматларга караганда, “БИО АГРО” районда иң күбе – 50 мең 704 тонна (һәр гектардан уртача 34,7 центнер) бөртек суктырган. “Әккәрәй”дә бу күрсәткеч – 12 мең 519, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да - 12 мең 143, “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыгында – 9423 тонна. “Ильхан” күрсәткече – 5303, “Кара Чишмә”неке – 4649, “Сөлчә”неке – 4460 тонна.
Кадыйр Гомәров фотосы
Нет комментариев